Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2017, 02:00

«Лаеклы хезмәт өчен!»

Октябрь башында, кагыйдә буларак, профсоюз хәрәкәте активлаша. Нәкъ беренче ункөнлектә “Лаеклы хезмәт өчен!” акциясенә старт бирелә. Аңа йөздән дә артык ил кушыла. Шулай итеп, акция геополитик төс ала, дияргә мөмкин.

Профсоюзларның территориаль оешмасы башлангычы белән шундый акция шушы көннәрдә район китапханәсенең уку залында үтте. Анда район тармак оешмалары, түбән профкомнар рәисләре, профсоюз хәрәкәте активистлары катнашты.

Территориаль оешма рәисе Рамил Вагапов үз чыгышы нда профсоюз хәрәкәтенең әлеге этабын­да өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Аның чыгышыннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: эш ләүчеләрнең хокукларын ышанычлырак яклау өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга, эш бирүчеләр алдында аларныңхокукларын кыюрак якларга кирәк.

- Безнең райондагы педагогик эшчәннәрнең уртача хезмәт хакы күрсәткече 24,6 мең сум тәшкил итә, - дип билгеләде үз чыгышында мәгариф эшчәннәре профсоюзы райкомы рәисе Зөлфия Гаскәрова. - Тик шул ук вакытта пе­дагогик эшчәннәр хезмәт хакының гарантияле өлеше түбән дәрәҗәдә. Профсоюз рескомы педагогик эшчәннәрнең хезмәт хакы ставкасын һәм окладларын һич югы 10 процентка арттыру исәбенә күтәрү турындагы тәкъдим белән берничә тапкыр БРХөкүмәтенә, БР Мәгариф министрлы­гына мөрәҗәгать итте. Тик бу очракта да кайбер учреждениеләрүзсредстволары чикләрендә әлеге дәрәҗәне тәэмин итә алмый, ә тармакка өстәмә финанслау көтелми. Мәсьәләне хәл итүнең авыр­лыгы тагы да шунда: бездә аттестация нәтиҗәләре буенча квалификация категорияләре өчен арттыру коэффициентлары шактый югары, гамәлдә алар да хезмәт хакының гарантияләнгән өлеше булып тора. Аларны киметү дә максатлы түгел, чөнки бу яхшы социаль гарантия. Бу мәсьәлә ачык кала, профсоюзларныңшушы юнәлештә эше дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать эшчәннәре профсоюзлары районоешмасы рәисе РәүдәтХөрмәтуллин тармакның мөһим проблема- ларынатукталды. Атап әйткәндә, ул авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәсоциаль-икътисади үсешнең төрле дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә хезмәт ха­кында зур төрлелек саклана, диде. Ул “Россия”, “Ленин”, “Игенче”, “Вәлиев” кебекхуҗалыкларда югарырак һәм лаеклырак, башка коллективлар турында моны әйтеп булмый. Рәүдәт һадый улы шулай ук, бөртекле культураларның үзкыйммәте югары булуга карамастан, ашлыкны сатып алу бәяләренең бик түбән килеш калуын билгеләде.

Мәдәният идарәсе профсоюз оешмасының күпкырлы һәм киң планлы эшчәнлеге турын­да Ләлә Галләмова җиткерде. Ул коллектив килешүдә каралган социаль яклау чаралары турында җентекләп сөйләде.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыныңтерриториаль бүлеге начальнигы Альберт Әгъзамовның чыгышы зур кызыксыну уятты. Профсоюз оешмаларының роле, профсо­юзлар һәм Хезмәт кодексы, өчъяклы килешүне үтәү - аның чыгышында күтәрелгән темаларның бер өлеше генә. Профсоюз активистлары Альберт Ансаф улына күтәрелгән тематика буенча өстәмә укыту семинары үткәрергә тәкъдим итте.


Район хакимияте вәкиле Фәйрүзә Шәйхетди­нова профсоюз әгъзаларына зур өстенлекләр бирүче дисконтлы профсоюз картасы кертү про­граммасы турында сөйләде. Бу хакта җентекләбрәк гәзит битләрендә җиткерербез.

Хамит НӘБИЕВ

Читайте нас: