Моннан берничә ел элек, белем бирүнең сыйфатын һәм методикасын яхшырту максатыннан, мәктәпләрдә эшләүче укытучы ларга доцент,филология фәннәре докторы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Насипов Илшат Сәхиятулла улы җитәкчелегендәге университетның преподавательләр составы, мәктәп укучылары өчен татар теле буенча яңа уку әсбабын төзүдә катнашырга тәкъдим иткән.
Укытучылар-практиклар һәм галимнәрнең иҗат коллективы берничә ел дәвамында «Башкортстан Республикасының рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү оешмаларында туган татар теле дәресләрен методик тәэмин итү» проекты өстендә эшли һәм 2020 елда проект Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм халык телләрен саклауга, үстерүгә юнәлдерелгән Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар бәйгесендә җиңүче була.
Һәр ярты ел саен педагоглар белән туган телләрне, аерым алганда татар телен укытуны яхшырту буенча фәнни-методик семинарлар үткәрелә. Мәсәлән, быел 16 мартта БРның рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теленнән уку әсбапларын әзерләү буенча чираттагы методик семинар узды.
Дүртөйле укытучылары Галимҗанова Руфина Фәрит кызы һәм Мөхәммәтҗанова Эльза Риза кызы тырыш хезмәт, иҗади эзләнүләр һәм гамәли материалны җентекләп эшкәрткәннән, төзәтмәләр керткәннән соң, 7 нче сыйныф өчен татар теле буенча уку әсбабының автордашлары булды.
Агымдагы елның җәендә Башкортстан Республикасының рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 нче һәм 5-9 нчы сыйныфлары өчен уку әсбаплары линиясе дөньяга чыкты. Якташларыбыз автордашлар булган 7 нче сыйныф өчен басманың тиражы - 2680 данә тәшкил итте.
Руфина Фәрит кызы үзенең педа гогик эшчәнлеген 1990 елда Суккул урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган, 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр ул беренче урта мәктәптә эшли. Эльза Риза кызы - Мәскәү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
«Яңа уку әсбабын башкалардан нәрсә аера?» дигән сорауга Руфина Фәрит кызы: «Аны Татарстан Республикасында чыгарылган дәреслекләр белән беррәттән кулланырга мөмкин», - дип җавап бирде. Әсбапта урындагы төбәк компоненты материалы исәпкә алынган, биремнәрдә Башкортстан турында текстлар, республика язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре кулланылган. Рус телле балалар өчен барлык яшь таләпләре, әсбап исәпкә алынган. Ул ныграк аңлашыла, барлык күнегүләр дә җиңел эшләнелә, дип билгели безнең укытучылар.
Проектны тормышка ашыруның беренче этабында татар теле буенча башлангыч һәм төп гомуми белем бирү программаларын төзү (1-4 нче, 5-9 нчы сыйныфлар) булган. Икенчесендә - уку әсбапларының кулъязмаларын әзерләү.
Автордашлары безнең район укытучылары булган Башкортстан Республикасының рус теле өйрәтелгән гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфы өчен «Татар теле» уку әсбабына морфология буенча теоретик һәм гамәли материаллар: «Фигыль», «Предикатив сүзләр», «Бәйлек һәм бәйлек сүзләр», «Модаль сүзләр», «Кисәкчәләр», «Ымлыклар» һәм «Ияртемнәр» кергән.
«Уку әсбабын булдыруда катнашу безгә хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу һәм укучылар өчен аңлаешлырак материаллар булдыру мөмкинлеге бирде», - дип уртаклаша Руфина Фәрит кызы.
Мәкалә геройларының киләчәккә планнары зур. Мәсәлән, күптән түгел Эльза Риза кызы безнең районны Мәскәүдә узган I Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумында тәкъдим иткән. Хәзер безнең педагоглар укытучылар өчен уку әсбабы буенча методичка төзү өстендә эшли.