Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 март 2021, 18:25

«Русиягә хезмәт итәм, Законга хезмәт итәм!»

«Хокук тәртибе сакчылары сафына кергәндә танта­налы ант бирәм: Туган илемне чынлап яратырга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын үтәргә, кеше хокукларын һәм иреген ихтирам итәргә, мәктәп Уставын намус белән үтәргә, белемгә омтылырга, мәктәп милкенә сакчыл карарга.

«Хокук тәртибе сакчылары сафына кергәндә танта­налы ант бирәм: Туган илемне чынлап яратырга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын үтәргә, кеше хокукларын һәм иреген ихтирам итәргә, мәктәп Уставын намус белән үтәргә, белемгә омтылырга, мәктәп милкенә сакчыл карарга. Авырлыкларны лаеклы үтәргә вәгъдә бирәм. Ватанга, Русия Федерациясе халкына ту­гры булырга, намуслы булырга, гражданлык җәмгыятен принципиаль төзүче, хокукларны аңлаучы булырга вәгъдә бирәм. Русиягә хезмәт итәм, Законга хезмәт итәм!» Бу сүзләр Ватанны саклаучылар көне алдыннан Иванай урта мәктәбенең VI Б полиция сыйныфы укучылары үзләренең укытучы-остазлары һәм чакырылган хокук саклау органнары ветераннары алдында биргән танта­налы присягадан.

Присяга кабул иткәннән соң залда өч тапкыр «Ура!» яңгырады һәм укучылар тантаналы марш белән атлады. Бу көн аларның хәтерендә тормышларындагы иң мөһим, иң әһәмиятлеләрнең берсе булып сакланыр, дип уйлыйбыз.

Бу вакыйга белән полиция сыйныфы укучыларын мәк­тәп директоры Ленар Хәмидуллин котлады һәм аларга законга һәм хокук саклауга, Русиягә көндәлек хезмәттә кыюлык, тырышлык, ихтыяр көче теләде.

Район хакимияте башлыгы исеменнән аның урынба­сары Илнур Әхмәдиев тәбрикләде һәм әлеге укучыларның полиция сыйныфы кадетлары исемен намус белән йөртәчәкләренә, башка укучыларга үрнәк булачакларына ышаныч белдерде. Шулай ук отставкадагы подполковник Фәрит Карма­нов, район мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибатуллина аларга үз теләкләрен җиткерде. Ә эчке эшләр органнары вете­раны Венер Фәттахов һәм «Родничок» ансамбле кадетлар өчен җыр башкарды.

Хокук тәртибен саклау юнәлешендәге VI Б сыйныфында 14 укучы, ә мәктәпнең барлык полиция сыйныфларында - 26. Кадет полиция сыйныфлары 2012 елда ачылган иде. Бу дәвердә аларда 106 укучы белем алды, чыгарылыш укучыларының 24 е Эчке эшләр министрлыгы уку йортла­рын тәмамлаган. Бүгенге көндә полиция сыйныфларын тәмамлаучылардан 20 ке­ше хокук саклау органнарында эшли, шуларның 19 ы - безнең районда.

Киләсе елда биредә мондый сыйныф­лар санын арттыру планлаштырыла.

Читайте нас: