Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2021, 19:00

Колледжда менә шундый яшьләр укый

Дүртөйле күппрофильле колледж ак­тив, амбициоз һәм максатчан студентлар белән дан тота. Алар ел саен республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурслар­да һәм конференцияләрдә катнашып, үз уку йортын горурлык белән тәкъдим итәләр. Бүген без, әйткәндәй, «каймагын» төшерергә һәм аларның иң танылганнары турында сөйләргә булдык.

Дүртөйле күппрофильле колледж ак­тив, амбициоз һәм максатчан студентлар белән дан тота. Алар ел саен республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурслар­да һәм конференцияләрдә катнашып, үз уку йортын горурлык белән тәкъдим итәләр. Бүген без, әйткәндәй, «каймагын» төшерергә һәм аларның иң танылганнары турында сөйләргә булдык.

Анастасия Елисеева «Сәнәгать җиһаз­ларын монтажлау һәм техник эксплуата­цияләү» белгечлеге буенча дүртенче курс­та укый. Сүз уңаеннан, аның хатын-кыз һөнәре булмау кызны бөтенләй куркытмый. Киресенчә, Настя предметларны «отличнога» белә,хәтта РФ Хөкүмәте стипендиаты булып тора. Булачак техник-механик әйтүенчә, ул ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый, һичшиксез, югары белем алачак.

Тагын бер стипендиат, әмма бу юлы БР Хөкүмәтенеке - Гүзәл Нуриева. Икенче курс студенты. Яхшы укудан һәм төрле республика һәм бөтенрусия чараларында катнашудан тыш, Мода театрында шөгыльләнә. Алсу Нуретдинова җитәкчелегендә кызлар гадәти булмаган сәхнә киемнәре эшлиләр,үзләре үк аны күрсәтәләр. Андый бер образы белән Гүзәл VII Бөтенрусия балалар һәм яшүс­мерләр иҗаты конкурсында I дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия була.

Радмир Ямалов студент елларын фәнгә багышлаган. Экология буенча тикшеренү эшләре белән ул яшь тикшеренүчеләрнең VIII «Фән.Мәгариф.һөнәр» Ачык төбәк фәнни-гамәли конференциясендә катнаша, «Фәндә старт» халыкара фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре конкурсында җиңүче була. Ә аның әйләнә-тирәне факель җайланмаларыннан пычраткыч матдәләр чыгаруны ничек киметү турындагы материалы «Мәгариф порталы» Бөтенрусия басмасының рәсми сайтында урнаштырылган. Өстәвенә, Радмир Каркаданн мәгарифне үстерү һәм ярдәм итү фонды стипендиаты.

Колледжның өч студенты - Ленар Миңнегалиев, Владлен Миниязов һәм Да­нис Дәүләтов VI «Яшь профессионаллар» (WordSkills Russia) Төбәк чемпионатында катнашканнар. Конкурс үткәрү барышында егетләр үз колледжын лаеклы күрсәткән, практик биремнәрне бик яхшы үтәгән. Моннан тыш,укудан буш вакытта Данис хоккей белән шөгыльләнә, үзенең туган Мәскәү авылы ко­мандасы өчен уйный. Ә Владлен ул вакытта БДИга әзерләнә. Чөнки ул быел югары уку йортына керәчәк, өстәвенә «очка» га.

Колледжда егетләр укый гына түгел, спорт белән дә актив шөгыльләнә, уңышларга ирешәләр, үсеп килүче буын белән үз оста­лыклары һәм күнекмәләре белән уртаклаша­лар. Мәсәлән, студент Айнур Гафиятуллин арсеналында 20 дән артык медаль һәм кубок, мактау грамоталары, дипломнар. Моннан тыш, «Талант» балалар футбол клубы тре­неры булып эшли. Ә өстәвенә, узган ел ул һөнәри белем бирү учреждениеләре ара­сында «Ел спортчысы» номинациясендә «Ел студенты - 2020» Русия милли премиясенең төбәк этабы финалына чыккан. Айнур 13 ел гомерен футболга багышлаган, һәм аның алдагы тормышы яраткан спорт төре белән бәйле булмаса да, егет үзен ар­мый-талмый уйнаучы һәм азартлы җанатар булып калачагына ышана.

Уңышлы студентлар исемлегенә Алсу Ганиева һәм Лилия Шәрифҗанова да керә. Кызлар - күп тапкырлар республи­ка конкурсларында катнашучылар. Алсу җиңел атлетика белән шөгыльләнә, волей­бол уйный. Лилия - бию белән.Хореография классы буенча алган күнекмәләр, колледжда укыган вакытта да кирәкле була. Аның баш­каруындагы бию номерлары колледжның данын төрле чараларда бер генә якламый.

Әлбәттә, колледж үзенең егетләр-кыз- лары белән горурлана, ә алар үз чиратын­да, аның студентлары һәм тәмамлаучылар буларак, үз альма-матер данын район һәм республикада гына түгел, аннан читтә дә яклыйлар.

Читайте нас: