Башкорт дәүләт университеты башкорт филологиясе, шәрыкне өйрәнү һәм журналистика факультеты коллективының «Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнарына этнолингвистик экспедиция» проекты республика Башлыгы грантына лаек булды. Шушы көннәрдә фәнни хезмәттә катнашучылар Дүртөйле районының Суккул, Исмаел, Әсән һәм Иске Баеш авыл Советлары территорияләрендә булды. Кунаклар мәдәни-ял үзәге директоры урынбасары Ирина Мәсәлимова, үзәк китапханә системасы директоры Елена Хәлиуллина, тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Мөдәрис Мөсифуллин булышлыгында эшләде.
- Экспедициянең максаты - җирле сөйләм һәм фольклорны, топонимиканы, ягъни географик атамаларны, легендалар һәм риваятьләрне, традицияләрне, милли кием элементларын өйрәнү, - диде Исмаел юнәлеше буенча чыккан филология фәннәре кандидаты, доцент Айгөл Сәгыйтова.
- Без республиканың 19 районында булырга тиеш, - дип аңлатма бирде укыту эшләре буенча декан урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәмилә Саньярова. - Сезнең район ундүртенче булды. Һәр районда мөмкин кадәр күбрәк авылларда булырга тырышабыз. 50 яшьтән зуррак өлкәннәр белән аралашабыз. Алар үзләре, туган авыллары, аларның барлыкка килүе турында сөйли. Әсән авылында, мәсәлән, безгә 10 информатор килде. Сөйләгәннәрен диктофонга яздырабыз, шул язмалар нигезендә җирле сөйләм үзенчәлекләрен: аның лексикасын, фонетика, морфология һәм синтаксисын өйрәнәбез. Безнең эшнең нәтиҗәсе - ике томлык китап булачак.
Информаторлар үзләре турында сөйләп кенә калмады, тулы хокукка ия булган кыю фикерләр дә әйтте. Кем әйтмешли, хакыйкать бәхәстә туа. Мангазы тавының килеп чыгышы легендар Мангазея белән бәйле түгелме? Күчеп килүчеләрнең аны мәңгелек туңлыктан - Төньяк Боз океаны ярларыннан алып килү ихтималы юкмы?.. Редакция карашы: Мангазы - борынгы, әйткәндәй, җирле сүз, аның тамырында ман («су» мәгънәсендә) иран элементы (профессор Александр Дульзон) фикере) һәм төрки телендәге газы-гәзе («елга» мәгънәсендә) ята. Чагыштыру өчен: Манъязы, Мәнәвез, Авыргазы, Яүгәзе, Яүбәзе, Көергәзе һ.б. Мангазея исә - башкорт һәм татар телләре кергән төрки телләргә якын да килмәгән борынгы ненец кабиләсе исеме.
Факультет магистрантлары Чулпан Саникина һәм Юлия Фәхретдинова Суккул һәм Иске Баеш авылларында булды. Юлия Фәхретдинова: -Туган ягының тарихын яхшы белгән, кызыклы кешеләр очрый. Экспедициягә халык үзенең үткәнен, үзенең мәдәниятен онытмавы мөһим. Без җыйган материаллар зур нәтиҗәләр бирәчәк, дип исәплим. Экспедиция ахырында проектта катнашучылар Дүртөйле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды, анда экскурсоводлар күзәтү экскурсиясе үткәрде.