Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2020, 16:35

Музыка мәктәбе - төрле яклап үсеш өчен

Уку елы башлануга, күп кенә әти-әниләр алдына, мәктәптәге дәресләрдән буш вакытта балага нинди шөгыль сайларга дигән бер сорау килеп баса. Ярдәмгә төрле секцияләр, түгәрәкләр, сәнгать мәктәпләрендәге занятиеләр бар. Бүген без баланың музыка мәктәбенә йөрүе турында җентекләбрәк сөйләшәбез.

Уку елы башлануга, күп кенә әти-әниләр алдына, мәктәптәге дәресләрдән буш вакытта балага нинди шөгыль сайларга дигән бер сорау килеп баса. Ярдәмгә төрле секцияләр, түгәрәкләр, сәнгать мәктәпләрендәге занятиеләр бар. Бүген без баланың музыка мәктәбенә йөрүе турында җентекләбрәк сөйләшәбез.

Музыка сәләтен үстерү, хәтта табигатьтән килгән чаткылар булмаса да, бик күп уңай өстенлекләр һәм мөмкинлекләр бирә. Матурлыкны, стильне тоемлый белүне үстерә. Занятиеләргә йөреп, бала сәнгатьнең бөтен төрләрендә дә сыйфат «прививкасы» ала. Ул матди булмаган кыйммәтләрне һәм кешелек ихтыяҗларын тирәнтен аңлый башлый. Аннан тыш, сезнең балагыз бөтен яклап та: хәрәкәт, ишетү һәм күрү буенча хәтерен ныгыта. Ә мәгълүматларга бай булган безнең заманда бу теләсә кайсы тармакка ишекләр ачучы иң кыйммәтле ресурс. һичшиксез, өстәмә занятиеләр аңарда эшсөючәнлек һәм бик мөһим икенче ресурс - вакытны бүлә белүне тәрбияли. Кечкенәдән үк вакытның һәм хезмәтнең кыйммәтен белгән балалар максатчанрак була. Уку вакытында бала барлык уңышлы кешеләргә юлдаш булган конкуренция дигән төшенчә белән тәү тапкыр очраша. һәм ул, моны табигый процесс дип кабул итеп, конкурентлыкка никадәр иртәрәк өйрәнсә, зур тормышка аяк баскач, шулкадәр азрак стресс кичерәчәк.

Хәзер исә, балага нинди музыка коралы сайлау турында сөйләшербез. Киңрәк таралганнарына тукталыйк. Балалайка һәм думбрадан башлыйк. Болар бик популяр кыллы инстру­ментлар, аларда малайлар да, кызлар да теләп уйный. Алгарак китеп, шуны билгелик: әгәр баланың теләге бар икән, укуны тәмамлагач, аңа һәркем дә яраткан гитараны үзләштерүгә күчү күпкә җиңелрәк була. Гитара яшьләр арасында зур по­пулярлык белән файдалана. Гитарада уйный белү үсмерне ихтирамлы мөнәсәбәт һәм хәтта яшьтәшләре тарафыннан соклану уяту белән җаваплый. Шуңа да гитара белән кы­зыксыну һәм аңарда уйнарга өйрәнү теләге беркайчан да кимеми, киресенчә, туктаусыз арта гына.

Баян һәм аккордеон кебек гаҗәеп халык инструментлары да тыңлаучылар аудиториясендә гадәтисокланутудыра.Бу уен коралларын гитара белән чагыштыру авыр, тик шулай да түбәндәгеләрне билгеләү дөрес булыр: еш кына гитара­да уйнауны проформа өчен башлыйлар һәм, берникадәр нәтиҗәгә ирешкәч, кушылып уйнау алымнарын арытаба камилләштерүне туктаталар. Ә аккордеон һәм баянда уйнауны үзләштерүне сайлау - нигездә уйланылган һәм җитди була. Шушы гаҗәеп уен кораллары баланың ишетү сәләтен үстерүгә булышлык итә һәм импровизация өчен чиксез эшчәнлек киңлеге ача. Шуны исәпкә алу зарур, әлеге уен кораллары ярыйсы авыр һәм җайлашу таләп итә.

Флейта - нәфис тынлы уен коралы. Яңгырашының матур­ лыгы белән аерылып торудан тыш, аны үзең белән йөртү уңайлы: флейта зур урын алмый һәм күпләр өчен, аеруча кызларга, бу бик күркәм һәм мөһим бонус. Бу инструментта уйнау ишетү сәләтен дә, сулыш алу системасын да үстерә.

Симфоник оркестр группасыннан кыллы-смычоклы инструментлар, мәсәлән, скрипка, балагызда ритм тоемлауны, хәтерне, шулай вак мотори- каны яхшы үстерә. Монда исә, сайланган уен коралын үзләштерү буенча алда торган хезмәт түземлек һәм тырышлык таләп итүен аңлауга баланы әзерләү мөһим. Болар - музыка яратучыларның белемле һәм зыялы мохитендә үзгәрмәс ихтирам белән файдаланган әлеге нәзакәтле инструментлар.

Фортепианоны универсаль музыкаль инструментлар категориясенә кертергә мөмкин, аңарда малайлар да, кызлар да уйный. Игътибар туплауны, музыка ишетүне һәм вак моториканы үстерү белән бергә, фортепиано балага шундый матур һәм мәһабәт күренгән инструментта уйнарга өйрәнүнең дәрәҗәсен тою бүләк итә. Әйткәндәй, безнең заманда фатирда шактый урын биләгән зур инструмент сатып алуның хаҗәте дә калмады. Бик уңайлы альтернатив вариант - тулы клавиатура белән компакт электрон пианино сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Баланы музыка мәктәбенә укырга биреп, сез аңа дис­циплинага өйрәнергә ярдәм итеп кенә калмыйсыз, бәлки аңа һәръяклы үсәргә һәм шәхес булып формалашырга менә дигән шартлар да тудырасыз.

Читайте нас: