Юлдаш
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 август 2020, 17:45

Белемгә илтүче юл

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр генә калып бара. Мәктәп укучы­лары янә парта артына утырачак һәм яңа белемнәр үзләштерәчәк. Аларныңомтылыр биеклекләре һәм үрнәк алырлык кешеләре дә бар: болар быел башкорт гимназиясен тәмамлап, чыгарылыш сыйныфында теге яки бу фәннәр буенча югары балл җыйган Диана Насибуллина, Булат Рафиков һәм Илнур Ногманов. Алар уку - зур тырышлык, кызыксынучанлык һәм максатчанлыкны таләп итә торган хезмәт икәнлеген вакы­тында аңлаганнар.

Булат Рафиков имтиханнарга әзерләнү­гә уку елы башында ук тотынган, аның сүзләренә караганда, биремнәрнең асы­лына төшенергә тырышкан һәм аның укытучылары бу эштә ярдәм иткән. Бигрәк тә педагоглар Гөлнур Рим кызы Солтано- вага һәм Гүзәл Рәнис кызы Хәйруллинага рәхмәтле. Аның рус теле буенча - 100 балл, физикадан - 99, математикадан - 96.

Диана Насибуллина да үҗәтлек һәм тырышлык белән укыган. Аның багажында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының туган тел (рус теле булмаган) өйрәнгән укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадасында җиңү дипломнары бер генә түгел. Әйе. химияне дә башкалар көнләштерерлек итеп белә, һәркем бу фәннән 99 балл җыя алалмый. Әйткәндәй, алтын медален ул хаклы рәвештә алган! Яраткан укытучысы Гөлшат Зиф кызы Шаһиева да шулай дип саный. Хәзер Диана медицина институ­тына укырга керергә һәм аны тәмамлагач табиб булырга хыяллана.

Ә Илнур Ногмановның физика буенча 95 балл. Бу югары нәтиҗәне ул гадел рәвештә үзенең укытучысы Алексей Иванович Андрекус белән бүлешә. Егет инженер һөнәре алырга тели. Ә укуга күрсәткән мондый омтылыш белән Илнур уйлаган ниятләрнең һичшексез тормышка ашача­гына шикләнәсе дә юк. Аларга киләчәк юлларында яңа белемнәргә уңышлар юлдаш булсын!

Читайте нас: