Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июнь 2020, 14:10

Икенче смена булмаячак

Элекке балалар йорты би­насын шәһәрнең дүртенче мәктәбенә тапшырды­лар. Биредә башлангыч сыйныфлар укучылары укыячак. Яңа уку елының өченче чирегеннән укучылар тулысынча реставрацияләнгән бинаның заманча һәм уңайлы бүлмәләрендә ур­наша алачак. Өстәвенә, өстәмә уку урыннары булдыруның әлеге чарасы уку йортын бер сменалы эш режимына күчергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта бинаны реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау эшләре башланды. «Башстройснаб» компаниясе җәмгыяте тарафыннан ике этаж һәм түбә тулысынча төзекләндереләчәк. Тышкы һәм эчке коммуникацияләр алыштырылачак. Башка сүзләр белән әйткәндә, подрядчылар башлангыч мәктәп бинасын тулысынча әзерләп тапшырачак.

«Бүгенге көндә подрядчы оеш­малар белән килешүләр төзелгән, төзекләндерү һәм капиталь ре­монт эшләре башланган. Килешү нигезендә, бина 1 декабрьгә үзенең ахыргы кыяфәтен алачак. Биредә 20 уку бүлмәсе, шулай ук психо­лог һәм логопед бүлмәләре, 100 урынга исәпләнгән ашханә, яңа җиһазлар куелган азык-төлек блогы әзерләнәчәк. һәр сыйныф бүлмәсе компьютер техникасы, интерактив зона белән җиһазландырылачак», - дип сөйләде мәктәп директоры Динар Нәбиев.

Территорияне төзекләндерү бу­енча «Ремкапиталстрой» компани­ясе шөгыльләнә. Алар коймаларны алыштырачак, яңа асфальт җәячәк. Шулай ук мәктәп территориясендә яңа воркаут зоналары, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары бар­лыкка киләчәк. Гомуми композиция­не кечкенә архитектура объектлары тулыландырачак. Эшләр республика бюджеты һәм бергәләп финаслашу хисабына алып барыла.

Капитал ремонт объектында мәгариф министры урынбасары Филүс Миназов булды. Урында ук ул эш киңәшмәсе үткәрде, бу­лачак мәктәп территориясен һәм бинасын карап чыкты. Шулай ук, Филүс Хәмитҗан улы Г.Шәйморатов урамында төзелә торган балалар бакчасы бинасында да булды.

Читайте нас: