Юлдаш
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 июнь 2020, 16:45

Аттестатлар алдылар

Районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатла­ры тапшырдылар. Быел укучылар урта белем турындагы документны Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганчы ук алды. Икенче яктан, кайбер балалар өчен бу хәл уңай булды - тугы­зынчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имти­ханын тапшырырга туры килмәде, ә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга техникум һәм колледжларга керү өчен аттестаттагы уртача балл җитә.

Районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатла­ры тапшырдылар. Быел укучылар урта белем турындагы документны Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганчы ук алды. Икенче яктан, кайбер балалар өчен бу хәл уңай булды - тугы­зынчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имти­ханын тапшырырга туры килмәде, ә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга техникум һәм колледжларга керү өчен аттестаттагы уртача балл җитә. Әмма, моңа карамастан, Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясен тәмамлаган 34 укучы БДИ бирергә ниятли.

Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки гимназиядә максатчан һәм амбициоз егетләр һәм кызлар укый. Шуларның берсе белән сөйләшкәннән соң, Рафаэльнең инде күптән фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүе ачыкланды. Аның «Йөк күтәрткечләрнең һәм лифтларның кеше тормышындагы роле», «Җиңел сугыш машинасы өчен чыбыклы механизм бортының инновацион схемасы» кебек темаларга тикшеренү эшләре үзләренең исемнәре белән генә дә гади кешене куркыта. Ә егет җанланып, зур кызыксыну белән боларның барысы да тормышта ничек эшләвен һәм ни өчен кулланылуы турында җентекләп сөйләде. Ә иң кызыгы шунда, аны бик үк бала­ларныкы булмаган мондый җитди эшкә картәтисе Марат Хәйдәров этәргән. «Минем картәти бик күп эшли һәм аңа авыр предметларны икенче катка мендерергә туры килә. Аның эшен җиңеләйтер өчен, мин электр лифт-күтәрткече эшләргә карар иттем. Схема эшләдек, лебедка урынына тельфер кулландык - бу асылмалы йөк күтәрү җайланмасы, корыч трос ролендә - чылбырлар, платформа кирәкле күләмдә киселгән һәм эретеп ябыштыру ярдәмендә ныгы­тылган угольниклардан ясалды, төбе булып такталар хезмәт итте, юнәлдергечләр булып - юка торбалар. Без боларның барысын да гади сантехника һәм төзелеш материаллары кибетләреннән алдык», - дип сөйләде Рафаэль Хәйдәров.

Бу эшләре белән гимнизияле ике тапкыр төбәк һәм В.И.Вернадский исемендәге бөтенрусия яшүсмерләр укуларында кат­нашкан, җиңүче һәм призер булган. Аның фәнни җитәкчесе һәм рухландыручысы да картәтисе була. Моннан тыш, ул оныгын чын ирләр эшенә дә өйрәтә - ул болгарка белән эшли, хәзер эретеп ябыштыруны үзләштерә.

Һәм бу әлеге уку йортын тәмамлаучылар арасында бердәнбер генә сәләтле бала түгел. Моңа мисал - узган ел технология буенча бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында бе­ренче урын алган, ә быел призер булган Назгөл Дәүләтбердина. Сүз уңаеннан, тугызынчы сыйныфның биш укучысы уку­ны бишле билгеләренә һәм унберенче сыйныфның сигез укучысы алтын медаль белән тәмамладылар.

Аттесатлар тапшыру эпидемиологиягә каршы барлык чараларны үтәп барды - укучыларны бер-берсеннән ара белән утырттылар һәм сәхнәгә берәмләп чакырдылар. Гимназия директоры Гөлшат Нәбиулла кызы чыгарылыш сыйныф укчыларына мәктәп тәмамлауны бәйрәм итә алмауга борчылмауларын теләде һәм ул балаларга тормышта һичшиксез бәхет елмаер, дип ышана.

Исегезгә төшерәбез, быел районда 307 - унберенче һәм 661 ларын апдылар. тугызынчы сыйныфлар укучылары белем алу турында үзләренең беренче документларын алдылар.

Читайте нас: