Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 июнь 2020, 19:10

Быел — виртуаль

Үткән җомгада район мәктәпләренең 9 һәм 11 сый­ныфлары өчен виртуаль соңгы кыңгыраулар яңгырады. Быел әлеге бәйрәм коронавирус пан­демиясе сәбәпле үзенчәлекле булды.

Үткән җомгада район мәктәпләренең 9 һәм 11 сый­ныфлары өчен виртуаль соңгы кыңгыраулар яңгырады. Быел әлеге бәйрәм коронавирус пан­демиясе сәбәпле үзенчәлекле булды.

Мәгариф идарәсе начальнигы урынба­сары Ләйлә Гайнетдинова хәбәр итүенчә, 29 майда 968 укучы мәктәп тәмамлады, аларның 661 е - 9 сыйныфлар, 307 се - 11 сыйныфлар укучылары. COVID-19 таралу хәвефе һәм республикада югары әзерлек режимы булу сәбәпле, балалар һәм аларның әти-әниләре барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында кисәтелде. Ләйлә Зәниф кызы чыгарылыш укучыларын сәламәтлек турында уйларга һәм кичәләр оештырмаска чакырды.

Бәйрәмне үткәрүнең традицион булмаган формасы бик күп сораулар тудырды. Аларга җавапны шәһәрнең өченче гимназиясе үрнәгендә бирергә тырыштык. Әлеге уку йортының чыгарылыш сыйныф­лары өчен бәйрәм ZOOM платформасында үтте. Ул район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибатуллинаның котлаулары белән башланды.

Беренче карашка, барысы да традицион рәвештә барды кебек: котлаулар, рәхмәт сүзләре булды, сыйныф җитәкчеләренең һәм беренче укытучыларның матур теләкләре яңгырады. Тик икенче яктан, гадәти түгел - бәйрәмдә катнашучылар бер-берсен ком­пьютер, ноутбук һәм телефон экраннары аша гына күрде.

Чыгарылыш укучылары һәм аларның әти- әниләре тарафыннан гимназия коллективы өчен әзерләнгән дулкынландыргыч видеокот- лауларны караганнан һәм тыңлаганнан соң, чараның кульминацион моменты килеп җитте. һәм, әлбәттә инде, ул - соңгы кыңгырау. Бу 11 сыйныф укучысы Даут Даниевка һәм аның беренче сыйныфта укучы сеңлесе Диларага бирелде.

«Әлбәттә, без дулкынландык һәм бик борчылдык. Андый соңгы кыңгырау үткәрү тәҗрибәсе юк ич. Курку да бар иде: техника сынатмасмы, барлык катнашучылар да вакы­тында элемтәгә керә алырмы, вакыт аралыгы­на сыярбызмы (ZOOM конференцияләренең вакыты чикле). Минемчә, барысы да яхшы булды. Гимназия коллективы исеменнән районыбызның барлык чыгарылыш сый­ныфлар укучыларын да соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм», - дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Галимова.

Алсу Сәләхетдинова, 11Б сыйныфы укучысы.

Индира Шакирҗанова, 11Б сыйныфы укучысы.

Читайте нас: