Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель 2020, 16:50

Мәктәп ризыкларын - өйгә

Укытуның дистанцион форматы укыту барышына гына түгел, бәлки мәктәптәге туклану системасы­на да төзәтмәләр кертте.

Укытуның дистанцион форматы укыту барышына гына түгел, бәлки мәктәптәге туклану системасы­на да төзәтмәләр кертте. Элек льготалы категориядәге укучылар түләүсез төшке ашны мәктәптә ашаса, хәзер исә алар өчен азык- төлек җыелмасы булдырыла.

Мәктәптәге түләүсез төшке аш күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалид бала­лары булган гаиләләргә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә тәгаенләнә. Укучыларның һәр категориясенә - үз тупламасы. Азык-төлек җыелмасына ярма, үсемлек мае, макарон һәм кондитер изделиеләре, җимеш суты, чәй, какао керә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга әлеге азык-төлек янына сөт һәм балык консерв­лары өстәлә.

Шулай итеп, азык-төлекнең ике җыелмасы каралган - 225 сумга һәм 500 сумга. Күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләдәге бер бала­га туклану дәүләткә бер көнгә 45 сумга төшә. Ә инвалид балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сум. Азык-төлек җыелмасы балаларга - 100 ның составы атна саен үзгәрергә мөмкин, тик бәясе үзгәрми. Азык-төлекне шулай тарату дистанцион уку тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Атнага бер тапкыр, мәктәп төзегән график­ка ярашлы, әти-әниләр азык-төлек пакетын үзләре килеп ала. һәм, әйткәндәй, әлеге пакетны барып алу өчен өйдән чыгу - уңай сәбәп. Җыелмаларны тапшырганда кытай вирусының таралуына юл куймау буенча бөтен рекомендацияләр төгәл үтәлә. «Пакетлар­ны бирү билгеләнгән вакытта оештырыла, берәр кеше генә керәбез, журналга имзамны үземнең ручка белән куйдым», - диде бер әни кеше.

Бүгенге көндә районда 1,5 мең укучы мәктәптә каралган төшке ашны өйгә ала. Әти - әниләрнең күпчелеге вакытлыча билгеләнгән тәртипкә уңай карашта. «Баламның сыйныф җитәкчесе миңа шал­тыратты һәм мине мәктәпкә чакырды. Без­нең гаиләдә ике бала мәктәптә укый һәм мин ике пакет алдым. Аларда макарон, карабо­дай ярмасы, үсемлек мае, җимеш сутлары, шулай ук шоколад кәнфитләр», - дип сөйләде күпбалалы әни Алена Суярбаева.

Читайте нас: