Юлдаш
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 апрель 2020, 18:50

Гаҗәеп балалар бакчасы

Районда әлегә кадәр музей эшләп килгән бердәнбер балалар бакча­сы Мәскәү авылында урнашкан. Күптән түгел бинаны ремонтлау­лары, экспонатлар коллекциясен яңартулары да зур әһәмияткә ия. Анда балалар учрежденисендә тәрбияләнүчеләр өчен занятиеләр актив оештырыла. Әйткәндәй, му­зей кабинетын ремонтлауга акча­ны балалар бакчасы коллективы, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча район конкурсында җиңү яулап, үзаллы эшләгән.

Районда әлегә кадәр музей эшләп килгән бердәнбер балалар бакча­сы Мәскәү авылында урнашкан. Күптән түгел бинаны ремонтлау­лары, экспонатлар коллекциясен яңартулары да зур әһәмияткә ия. Анда балалар учрежденисендә тәрбияләнүчеләр өчен занятиеләр актив оештырыла. Әйткәндәй, му­зей кабинетын ремонтлауга акча­ны балалар бакчасы коллективы, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча район конкурсында җиңү яулап, үзаллы эшләгән.

Район методик берләшмәсенең чираттагы семинары нәкъ менә «Миләш» балалар бак­часында үтте. Очрашуда катнашучыларга яшь зурлыгы буенча ике төркемдә ачык занятиеләр тәкъдим ителде. Тәрбияче Ләйлә Садыйкова әзерлек төркемендәге балалар белән эшләү тәҗрибәсен бүлеште һәм кунакларга патри­отик тәрбия буенча «Музей- ул кызыклы! Музей - ул файдалы!» дигән комплекслы занятие күрсәтте. Балалар музейда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сүз алып барды, алар катлаулы музей терминологиясен яхшы белә, аннан тыш, ата-бабаларыбыз тормышында йорт кирәк-яракларының ни­чек кулланылуын белүләрен дә күрсәттеләр. Традицион уеннар, биюләр, туган телдәге җырлар чагу милли киемнәр белән тулылан­дырылды. Балалар Бөек Ватан сугышының үлемсез геройлары фотосурәтләрен тотып, зал буйлап үтте. һәр бала үзенең бабасы турындагы тарих белән уртаклашты. һәлак булган яугирләр истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләделәр.

Балалар учреждениесендә патриотик тәрбия кечкенәдән башлана. Урта төркемдә тәрбияче Гөлнара Миңнеәхмәтова һәм му­зыка җитәкчесе Лиана Гәрәева оештырган занятие - моның ачык мисалы. Яшь моряклар, очучылар һәм чик сакчылары җыелучыларны гаскәр төрләрнең эшчәнлеге белән та­ныштырды, төрле биремнәрне үтәгәндә җитезлек күрсәтте, хәрби хезмәткәрләрнең батырлыклары, шулай ук Җирдә тынычлыкны саклауның никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр.

Район балалар бакчалары педагоглары бик күп уңай тәэссоратлар алды, коллегаларының тәҗрибәсе белән танышты һәм үз фикерләре белән уртаклашты. «Тәрбияченең генә түгел, бәлки балаларның, әти-әниләрнең һәм бөтен коллективның нинди зур көч салуы күренеп тора. Патриотик тәрбия темасы безнең көннәрдә бик актуаль. Без рус телендә дә, туган телдә дә сөйләшүне ишеттек, кызга­нычка каршы, бу хәзер сирәк күренеш», - дип билгеләде Дүртөйле шәһәре өченче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнзилә Гайнуллина.

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Фәрәһия Гәрәева да учреждениенең эшенә югары бәһа бирде.

«Балалар бакчасы коллективы чираттагы тапкыр зур эш башкарган. Алар район кон­курсларында актив катнаша, нигездә призлы урыннар яулыйлар. Соңгыларының берсе, мәсәлән, иң яхшы кышкы участок буенча конкурс иде. Әлеге чарага килгәндә, алдан зур эш алып барылган һәм ул чын-чыннан игътибарга лаек. Музейның яңартылган ка­бинеты аеруча матур тәэсир калдырды. һәм шуны әйтергә кирәк: аның булуы «Миләш» балалар бакчасына гаҗәеп күркәмлек өсти», - диде Фәрәһия Рамазан кызы.

«Миләш» балалар бакчасында 94 бала тәрбияләнә, 20 хезмәткәр бар. Педагоглар күпьеллык тәҗрибәгә ия.

Читайте нас: