Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2020, 14:05

Ел укытучысы: беренче этап йомгаклары

Районда “Ел укытучысы - 2020” конкурсының муниципаль этабы үтә. Конкурста катнашучылар ике көн дәвамында шәһәрнең икенче лицеенда ачык дәресләр үткәрде. Быел педагогик осталыкта шәһәрдәге алты һәм Исмаел, Мәскәү авыллары мәктәпләре укытучылары катнаша.

Районда “Ел укытучысы - 2020” конкурсының муниципаль этабы үтә. Конкурста катнашучылар ике көн дәвамында шәһәрнең икенче лицеенда ачык дәресләр үткәрде. Быел педагогик осталыкта шәһәрдәге алты һәм Исмаел, Мәскәү авыллары мәктәпләре укытучылары катнаша.

Конкурсант-укытучыларның ачык дәресләре лицей кабинетларында үтте. Комиссия бер бүлмәдә бер конкурсантның дәресен караганда, күрше бүлмәдә алдагы дәрескә тулы әзерлек барды. Хәтта ачык дәресләрдә катнашмаган балалар да педагоглар өчен чараның никадәр мөһим һәм җитди булуын аңлый кебек. Коридорларда - тынлык, күңелләрдә - киеренкелек. Конкурсның беренче көнендә информатика, татар теле һәм әдәбияты, математика, инглиз теле, Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Икенче көнне - тирә-як мохит, математика, рус һәм инглиз телләре укытучылары. һәр конкурсант эшкә үзенең бөтен педагогик тәҗрибәсен, осталыгын, белемен салырга тырышты, иҗади идеяләрен һәм шәхси сыйфатларын өстәде - нәтиҗәдә гаҗәеп дәрес бирде. Мәсәлән, икенче лицей укытучысы Эльвира Гали кызының геометрия дәресе нигезендә мотивацияле уен ята иде

- балалар шахмат уены буенча яңа мәгълүматны үзләштерде, математик мәсьәләләр чиште.

Мәгариф идарәсенең мәгълүмат- методик үзәге мөдире Илмира Фәтхетдинова әйтүенчә, педагогларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра. “Әгәр элекке елларда дәреснең кайбер этаплары гына федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирсә, хәзер исә дәрес аларның принциплары буенча төзелгән”, - диде ул. Комиссия, конкурсантларга балалар үзләре дә зур ярдәм күрсәтте, дип билгеләде. Лицей укучылары дәресләрдә актив катнашты, укытучыга булышты, фәннәрне яхшы белүләрен күрсәтте.

Беренче этап финалистлары - шәһәр мәктәпләре укытучылары Раил Нәсибуллин, Эльвира Нуртдинова, Галия Ганиева, Зөлфия Сәмигуллина, Светлана Журавлева. Шунысы да куанычлы, финалистлар арасында авыл мәктәпләренең берсеннән дә укытучы бар - ул Мәскәү авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова.

Конкурсның йомгаклау этабында финалдагы алты кеше коллегалары алдында үз фәненең яңа методикалары буенча мастер-класс күрсәтәчәк, ачык дискуссияләрдә катнашачак һәм “Ел укытучысы-2020” исемен алу өчен көрәшәчәк. Ә җиңүче безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

(Фотода: Эльвира Нуртдинованың геометриядән ачык дәресе)

Читайте нас: