Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 октябрь 2019, 02:00

Тәрбия бирү - катлаулы хезмәт

Шәһәрнең Яшьләр үзәгендә мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллыгы һәм Мәктәпкәчә белем бирү эшчәннәре көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Шәһәрнең Яшьләр үзәгендә мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллыгы һәм Мәктәпкәчә белем бирү эшчәннәре көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Дүртөйледә беренче ясле-бакча сугышка кадәр үк, 1937 елда ачылган. Бу ике агач йорт була, анда ике төркем урнаша. Су юк - аны күрше ихатадан ташыйлар. Ут та булмый керосин лампалары кулланалар. Группаларда мич-буржуйкалар тора, ә балалар бакчасы коллективы дүрт кешедән гыйбарәт. 1974 елда балалар бакчасы Совет урамындагы район Советы бинасына күчә, хәзер анда шәһәрнең укыту-производство комбинаты урнашкан һәм үзәктән җылытылган ике катлы бина, төркемнәр өчен уңайлы булган биш бүлмә, музыка залы, кухня, медицина һәм педагоглар бүлмәләреннән тора.

Бүгенге көнгә районда барлыгы 3259 урынга исәпләнгән 20 балалар бакчасы һәм мәктәпләр каршында 8 мәктәпкәчә төркем эшли. Аларда 335 мәктәпкәчә бе­лем бирү эшчәннәре - җитәкчеләр, өлкән тәрбиячеләр,тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физик тәрбия буенча инструкторлар, укытучы- логопедлар, дефектологлар һәм педагог-психологлар эшли.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан районның балалар бакчалары коллективлары бай концерт про­граммасы әзерләгән, бәйрәмдә тантана хуҗалары башкаруында бию һәм җыр номерлары күп буды.

Районхакимияте исеменнәнтәрбиячеләр­не хакимият башлыгының социаль мәсьәлә­ләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев котлады. Ул, районда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен үстерү буенча актив эш алып барыла, дип билгеләде. Шәһәр үзәгендә заманча яңа балалар бакчасы төзелә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өч төркем ачуга әзерләнә, Бәйгелде һәм Ивач авылларында мәктәпләр янында ике өстәмә төркем ачылачак. Шул уңайдан яңа эш урын­нары барлыкка килә һәм, иң мөһиме, әлегә кадәр мәктәпкәчә белемгә җәлеп ителмәгән балаларга балалар бакчасына йөрү һәм мәктәпкә әзерләнү мөмкинлеге ачыла.

һөнәри бәйрәм көнендә аеруча хезмәт күрсәткән эшчәннәрне хөрмәтләү карал­ган. Бу көнне дә сәхнәгә үз эше өчен янып яшәгән һөнәр осталары чакырылды. Алар - 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Таңсылу Нәсибуллина, 6 нчы балалар бакчасы укытучы- логопеды Зөлфия Мостафина, 7 нче балалар бакчасы мөдире Әлфия Рәхмәтуллина, 3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Наталья Сальникова, дүртенче балалар бакчасы укытучы-дефектологы Эльза Шәрифуллина.

Район балалар бакчалары тәрбиячеләр Люция Әнвәрова, Миләүшә Гәрәева, Фәйрүзә Зиннурова, Гөлнара Нәҗметдинова, Фәйрүзә Сәмигуллина, Ләйсән Хәсәнова һәм Регина Хөснетдинова мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнде.

Мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибатуллина җыелган педагоглар һәм ве­тераннар алдында “Хроника дошкольного образования Республики Башкортостан. 100 лет” дигән гаҗәеп китапны тәкъдим итте. Анда республиканың иң яхшы 100 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кертелгән. һәм шунысы да сөенечле, шул йөз исәбендә шәһәр балалар бакчаларының да берсе бар. Әлеге басма битләрендә Дүртөйленең 6 нчы балалар бакчасы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Нәсимә Рафаил кызы китапның бер данәсен балалар бакчасы мөдире Зинфира Әхмәтшинага бүләк итте. Зинфира Рим кызы, үз чиратында, китапта шулай ук балалар бакчасының беренче мөдире, РФ мәгариф отличнигы Валентина Попованың педагогик эшчәнлеге дә чагылдырылуын әйтте.

Бу көнне ветераннарга бик күп җылы сүзләр һәм матур теләкләр җиткерелде. Чара барышында аларның фотографияләре пре­зентация слайдларында даими күрсәтелде. Ә аларның дәвамчыларына Илнур Нәҗип улы ныклы сәламәтлек, акыллы балалар һәм сабыр, аңлаучы әти-әниләр теләде.







Читайте нас: