Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2019, 02:00

Авыл мәктәпләре ничек шәһәрнекеннән яхшыракка әверелде

24 сентябрьдә Русиянең ике меңнән күбрәк мәктәбендә “Точка роста” үзәкләрен ачу тантана­сы булды. Аларның 133 е Башкортстан Республи­касында урнашкан. Өч мәктәп безнең районда: Иванай, Исмаел, Семи­летка мәктәпләре.

24 сентябрьдә Русиянең ике меңнән күбрәк мәктәбендә “Точка роста” үзәкләрен ачу тантана­сы булды. Аларның 133 е Башкортстан Республи­касында урнашкан. Өч мәктәп безнең районда: Иванай, Исмаел, Семи­летка мәктәпләре.

“Точка роста” үзәкләре “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль про­екты кысаларында булдырыл­ган. һәр үзәк бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Алар өч өлкәдә: информатика, техноло­гия һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләрендә (ОБЖ) кулланылачак. Мәктәпләр өчен сатып алынган җиһазлар исәбендә күпфункцияле корылмалар, ноутбуклар, мо­биль интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумуляторлы дрельләр, җилемле пистолетлар, электролобзиклар, медицина тренажерлары һәм манекеннар, беренче ярдәм комплектлары, травма имитаторлары. Аннан тыш, мәктәпләрдә проект эшчәнлеге өчен биналар җиһазланган. Алар белем бирү оешмасының иҗтимагый тормыш үзәге ролен үтәячәк. Бу биналар коворкинг принцибы буенча зоналарга туплана, ягъни кешеләрне аралашу һәм үзара хезмәттәшлек өчен берләштерергә мөмкинлек бирә.

Проект зонасы шахмат кунак бүлмәсен һәм медиазонаны үз эченә ала. Алар өчен мебель, видео һәм фотокамералар алынган. һәр мәктәпнең матди-техник базасын яңарту өчен 1 миллион 600 мең сум акча бүленгән.

Хәзер укучылар тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә заманчатренажер- манекеннарда беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарын өйрә­нә. Йөрәк-үпкә реанимациясен дөрес үтәгәндә “Александр” манекенындагы күзләрдә яктылык индикаторы кабына һәм тавыш сигналы бирелә. Өске сулыш алу юлларыннан чит җисемне алу ысулларын өйрәнү өчен укучы­лар “Искандер” манекенын файдалана.

Информатика һәм тех­нология дәресләрендә хәзер балалар 3 D - принтерларын, квадрокоптерларны, роботлаштырылган конструк­цияләрне модельләштерүне үзләштерә, тулысынча техник чаралар белән булдырылган виртуаль чынбарлыкка чума.

Үз чиратында, авыл укытучылары квалификация күтәрү курсларын үткән. Курсларда аларга белем бирүнең яңа технологияләре турында сөйлиләр, шулай ук заманча җиһазлар белән эшләү серләренә төшендерәләр.

“Алынган җиһазлардәресләрдә генә түгел, бәлки дәрестән соңгы вакытта да файдаланылачак, ә бу әлеге предметлар буенча белем сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләде мәгариф идарәсе начальнигы Нәсимә Ибатуллина.

Санлы һәм гуманитар профильдәге “Точка роста” үзәген тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты. Ул, укучылар өметне аклар, дигән ышаныч белдерде. “Авыл һәрчак талантлар чыганагы булып торды. Бик күп шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, фән эшлеклеләре авыллардан чыккан кешеләр. Шул уңайдан авыл мәктәпләренә ярдәм күрсәтү-тәүчираттагыбурычларның берсе. Район мәктәпләрен үстерүнең алдагы юнәлешемәгариф учреждениеләренә спорт көрәшен кертү булачак. Бу исә киләчәктә белемле генә түгел сәламәт һәм нык балалар үсүгә булышлык итәчәк”, - дип тәмамлады чыгышын хакимият башлыгы.

Балалар һәм әти-әниләр үзәкләрнең гадәти булмаган якты кабинетларына кызыксынып карый. Аларны яңа җиһазлар, үзәкләр булдырылган мәктәпләрнең визит карточкасына әверелгән фирма логотиплары җәлеп итә. Мондый мәктәпләрдә балаларның укуга кызыксынуы сизелерлек артыр, дип ышанабыз.



Читайте нас: