Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2019, 02:00

Коллегалар ярдәме һәм һөнәренә ышаныч

“Елның татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2019” республика конкурсында Өчбүлә мәктәбе укытучысы Айгөл Фәрхетдинова җиңү яулады.

“Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсы башлангыч сыйныфлар, чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, туган телләр һәм әдәбият, физик культура, химия һәм биология, математика, физика укытучыларын җыйды.

Өчбүлә мәктәбе тарихында бу мондый дәрәҗәдәге тәүге җиңү.

- Конкурста катнашырга мәктәп тикшерүләренең берсеннән соң карар иттем, анда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе Заһида Камалова миңа үз көчемне сынап карарга тәкъдим иткән иде. Конкурсның үзендә дә мин һәрдаим районның, начальнигы Илнур Әхмәдиев йөзендә мәгариф идарәсенең һәм коллегаларымның ярдәмен тойдым.

Конкурста катнашучылар эссе язды,методик семинарда катнашты, ачык дәресләр бирде, класс сәгатьләре үткәрде. Сынауларның тагын бер төре төркемнәр буенча укыту проекты эшләү иде. Аның нәтиҗәсе программа һәм буклет булды. «Түгәрәк өстәл» артында традицион очрашу үтте. 25 финалист, алар исәбендә Айгөл Әкрам кызы да, БР мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хуҗин белән очраш­ты. Сүз белем бирүнең сыйфаты, аны бәһалау һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы­лар өчен хәвефсез мохит турында барды.

Министр вазифаларын вакыт­лыча башкаручы белән сөйләшергә вакыт миңа җиткәч, мин район мәгариф идарәсе начальнигы урын­басары Нәсимә Ибатуллинаны яхшы сүз белән искә төшердем: ул миңа конкурска әзерләнү өчен ти­ешле бөтен материалларны биргән иде, - диде педагог.

Айгөл Фәрхетдинованың иманы камил: аның җиңүенең төп фак­торлары - укучыларның яратуы, коллегаларының ярдәме, районның ышанычы һәм, әлбәттә инде, үз һөнәреңә, үз эшеңә бирелгәнлек.

Мин үземнең эшемне, укучыларымны бик яратам. Минем өчен беренче чираттагы пробле­ма - бүгенге көндә күп укучылар туган телләрен белми. Минем бу­рыч - укучыларым үз халкының традицияләрен онытмасын, ә киләчәктә аларны яңа буыннар­га тапшыра алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә, - дип сөйли Айгөл Әкрам кызы.

“Укучылар арасында граждан­лык тәрбиясенә булышлык итү һәм культура формалаштыру” номинациясендә - дүртенче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Дәүләтова, “Вечер­няя Уфа” гәзите номинациясендә өченче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Эльнара Газизова билгеләнде.

(Фотода: Айгөл Фәрхетдинова уртада)



Читайте нас: