Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2018, 02:00

БУЛАЧАК ИНЖЕНЕРЛАР

Республика балалар мәгариф технопаркында мәктәп укучыларының инженерлык олимпиадасының төбәк этабы үтте. Башкортстанның төрле районнарыннан килгән мәктәп укучылары ике көн дәвамында үз сәләтен һәм интеллектын күрсәтте. Бу республикабызның булачак инженер кадрлары ярышы иде.

Жюри составына республиканың әйдәүче югары уку йортлары преподавательләре керде.

Йөзгә якын катнашучы - шәһәрләр һәм районнардан муниципаль этапта җиңүчеләр электроника, гамәли фи­зика, конструкцияләү, уйлап табу бу­енча мәсьәләләр чишү, робототехника юнәлешләре буенча ярышты.

Команда составына икенче лицей, өченче гимназия, Н.Нэҗми ис. башкорт гимназиясендә укучылар керде һәм беренче тур призерлары булды. Икенче лицейдан 11 сыйныф укучысы Рубин Гайнетдинов робототехника буенча бе­ренче урын яулады, шулай ук унберенче сыйныф укучысы Надир Сәхиуллин уйлап табу буенча мәсьәләләр чишә теориясе юнәлеше буенча икенче урын алды.

Шәхси беренчелек йомгаклары бу­енча бердәм команда кейсы чишү өчен финалга 11 команда үтте. Конкурсның икенче этабында Яшь инженерларга гадәттән тыш хәлгә тарыган кешеләрне эзләү һәм эвакуацияләүне башкару өчен, шулай ук космик экспедицияләр һәм төшерелә торган космик аппаратларны эзләү өчен билгеләнгән юга­ры хәрәкәттәге HMMV (High Mobility Multipurpose Vehicle) күпфункцияле транспорт чарасы булдырырга, үзенең нәфис саклау тышлыгы эчендәге тере организмны коткару һәм эвакуацияләүче автономияле комплексный гамәлдәге моделен төзү тәкъдим ителде.

Роботлаштырылган автомобиль күрсәтү буенча командалар ярышында безнең районның Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге командасы дүртенче урын алды.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар Республика балалар мәгариф технопаркы дипломнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә җиңүчеләрне әзерләгән педагогларга грамоталар тапшырылды.



Читайте нас: