Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2018, 02:00

«БЕРГӘ БҮЛЕШ!»

«БЕРГӘ БҮЛЕШ!» - Миңеште урта мәктәбендә үткән экология ункөнлеге шулай аталды.

Технология, башлангыч сыйныфлар, рәсем укытучылары, шулай ук сыйныф җитәкчеләре рәсемнәр, җимлекләр, кирәксез материалдан ясалган кул эшләнмәләре конкурслары оештырды. Биология, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәп китапханәчесе Делара Мөхәмәтдинова, Ирина Тимергалиева, Рита Хәмәдиева “Пластик шешәләрдән тылсымлы әйберләр”, Кирәксез материалдан фоторамка эшләү” дигән дәресләр үткәрде һәм мәктәп китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырды.

Шунысы да куанычлы, экология дәресләрендә районның баш экологы - БР Табигатьтан файдалану министрлыгының белгеч-эксперты Радим Вәлиев катнашты һәм балаларга каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү турында сөйләде. Аның чыгышын мәктәп директоры Дамир Сабиров тулыландырды. Ункөнлек тәмамланганда мәктәп бакчасындагы агач ботакларына кошлар өчен җимлекләр элделәр.




Читайте нас: