Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 август 2018, 02:00

АЧЫК МӘГАРИФ МОХИТЕНӘ ӨСТЕНЛЕК

Шәһәр мәдәният сараенда мәгариф буенча традицион район киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников, БР мәгариф министры урынбасары Гөлләрия Ялчикаева, УДНТУ ректоры Рамил Бәхтизин катнашты.
Укытучылар форумын район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин чыгышы ачты. Ул, район комиссиясе шәһәр һәм районның барлыкбелем бирүучреждениеләрендә дә булды һәм алар барысы да яңа уку елына әзер, дип билгеләде.

Ринат Мәсгуть улы әйтүенчә, Уфада үткән республика август киңәшмәсендә дәүләт йомгаклау аттестацияләре нәтиҗәләрен караганда, безнең район бер яклап та билгеләнмәде.

Шул ук вакытта 9 сыйныф тәмамлаучыларның барысы да белем турында аттестатлар алды, ә 11 сыйныф тәмамлаучыларның икесе урта белем турындагы до-кументсыз калды. Район башлыгы җыелучыларның игътибарын бары тик “математика профильная”, “химия”, “физика”, “литература” фәннәреннән генә район буенча уртача балл республика күрсәткеченнән югары булуына җәлеп итте. Ә бу, мәктәпләргә эшлисе бар әле дигән сүз. Ул шулай ук тарих һәм җәмгыять белеме кебек фәннәрдән нәтиҗәләрнең шактый түбән булуын билгеләде.

Чыгышта, районда, бөтен ре­спубликадагы кебек үк, олимпи­ада хәрәкәтенең түбәнәя баруы­на басым ясалды. Бу юнәлештә эш системалы характер алырга тиеш, укучылар белән индивидуаль эшләү зарур. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә читтә калырга тиеш түгел.

Күппрофильле колледж ел саен укучылар җыюда авырлык кичерә, аеруча квалификацияле эшчеләр әзерләү программалары буенча. Әлеге вакытта “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе укыту үзәге биналарын колледжга бирү буенча эш алып барыла. Бу исә башка биналарны читтән килгән укучыларга тулай торак итеп фай­даланырга мөмкинлек бирәчәк.

Район башлыгы үз докладын­ да цифрлы уку әсбаплары кертү, ППМИ программасын гамәлгә ашы­ру, “Авыл җирендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру”, “Уңайлы мохит” мәсьәләләренә тукталды. Ул бүгенге көнгәгамәлгә ашырылмаган проект­лар турында да хәтергә төшерде: бу шәһәрдә балалар бакчасы, икенче лицейга янкорма, физкультура-савыктыру комплексы төзү. Мәктәп укучылары белән тәрбия эше алып баруга һәм педагогларның һөнәри осталыгына аерым тукталды.

Юрий Мельников җыелучыларны яңа уку елы белән котлады һәм белем бирүгә кагылышы булган һәркемгә уңышлар теләде.

Гөлләрия Ялчикаева йомгаклау аттестациясенә кыскача анализ ясады һәм һәр балалар бакча­сында ата-аналар өчен консуль­тация үзәкләре булырга тиеш дип билгеләде.

Мәктәп укучыларын һәм педагогларны грантларда һәконкурсларда катнашырга чакырды.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Әхмәдиев, район бюджетының өченче чыгымнар өлеше мәгариф системасына туры килә, дип билгеләде. Шул исәптән, мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне агымдагы һәм капиталь ремонтлауга. Педагогларның хезмәт хакын БР мәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
- Өстенлекле бурычлар исәбендә - заманча белем бирү мохите булдыру. Аның ачыклык принцибы мәктәп укучыларының программалар һәм курсларны сайлау, өстәмә рәвештә төрле укыту мәйданчыкларында уку мөмкинлеге дигәнне аңлата, - диде ул.
Илнур Нәҗиб улы шулай ук электрон укыту, өлгергәнлек, һөнәр алганчыга кадәр белем бирү, дәүләт йомгаклау аттестациясе мәсьәләләренә дә тукталды.
Традиция буенча, чара мәгариф эшчәннәренә район хакимияте һәм мәгариф идарәсе Почет грамоталары тапшыру, шулай ук укытучы- ветераннарны хөрмәтләү белән тәмамланды.
Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты тәкъдим ите.

Алсу ГАИФУЛЛИНА













Читайте нас: