Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 Май 2018, 02:00

ИМТИХАН - куркыныч ТҮГЕЛ

Язның соңгы ае чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дул­кынландыргыч чор:соңгы кыңгырауга, язгы балга да күп калмый һәм, әлбәттә инде, йомгаклау имтиханнарына актив әзерлек бара. Без 2018 елда мәктәп тәмамлаучылар белән әңгәмә кордык, имти­ханнарга ничек әзерләнүләре, курку тойгысының булу- булмавы һәм аларның үз белемнәренә никадәр ышану­лары турында белдек.

Алия Бакиева, икенче лицейның 11 сыйныф укучысы:

- Әлеге вакытта мин үзем өчен төп имтиханга гына игътибар юнәлтергә һәм тапшырырга җыенган фәннәр буенча биремнәрне көн саен чишәргә тыры­шам. Шулай ук мәктәптә үткәрелгән курсларга йөрим. Хәзер исә күңелемдә кыш көне кичергән көчле курку тойгысы юк, шуңа күрә үземне имтиханнарга әзер дип исәплим. Курку, әлбәттә, бар, әмма үзеңне кулга алырга кирәк, шул чагында нәтиҗә дә яхшы булачак.

Мин уйлавымча, бердәм дәүләт имтиханнары системасында шулай да «плюслар» «минусларга» караганда күбрәк. Уңай яклары: илнең әйдәүче югары уку йортларына керү өчен берничә юнәлеш сайлау мөмкинлеге, имти­ханнарны «туган» мохиттә тапшыру, укытучыларның субъектив мөнәсәбәте булмавы. Тискәре яклары: белемнәрне бәяләү өчен контроль-тест системасы мөмкинлекләренең җитәрлек булмавы, гаять зур психологик йөкләнеш.

Илена Биктимерова, дүртенче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы:

- Хәзер имтиханнарга бик актив әзерлек бара, материалны үзләштерүгә җитәрлек вакыт бүләргә тырышам. Рухи яктан әзермен, ләкин дулкын­лану тойгысы бар. Бердәм дәүләт имтиханнарында миңа нәрсә ошый соң дигәндә, безнең - чыгарылыш сыйныф укучыларының мөмкинлекләре артты. Әгәр имтиханнарны яхшы балларга тапшырасың икән, бюджет нигезендә укырга керергә була. Ә элек, күп нәрсә финанс хәлгә бәйле иде дип исәплим.

Денис Лаврентьев, икенче лицейның 9 сыйныф укучысы:

- Бүгенге көндә мин барлык имти­ханнар буенча әзер. Әлбәттә инде, төп басым рус теле һәм математикага ясала, ә икенче дәрәҗәдәге фәннәр, төгәлрәк әйткәндә, информатика белән җәмгыять белеме дә читтә калмый. Мин үз-үземә тулысынча ышанам һәм рухи яктан әзермен, чөнки болары без элек тапшырган гадәти имтиханнар гына түгел. Бәлки мин үз көчемә йөз про­центка ышанып та бетмимдер, ә менә имтиханнарны тапшыра алачакмын дип төгәл әйтә алам.

Анастасия Герасимова, икенче лицейның 9 сыйныф укучысы:

- Нигездә, имтиханнарга мин әзер. Биремнәр артык катлаулы түгел һәм яхшы билгегә яза алырмын, дип исәплим. Бераз хафалану бар. Шуңа да имтихан үзе якынлашкан саен, бу курку тойгысы көчәя барачак, дип уйлыйм.

Район мәгариф идарәсе началь­нигы урынбасары һәм Республи­ка яшьләр социаль-психологик һәм мәгълүмат-методик үзәге дәүләт бюд­жет учреждениесенең көнбатыш фи­лиалы мөдире дә үз теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерде.

Нәсимә Ибатуллина, район мәгариф идарәсе начальнигы урын­басары:

- Бүгенге көндә без имтиханнар үткәрүгә әзер инде. 1 февральгә база формалаштырылды: барлык чыгары­лыш сыйныф укучылары да үзләре тапшырырга теләгән фәннәр буенча имтиханнар сайлады. Мартта иң чын имтихандагы кебек барлык шартларны үтәп сынау имтиханнары үткәрелде: видеокүзәтү системасы, пропуск ре­жимы эшләде. Видеокамералар ту­рында дөрес мәгълүмат җиткерәсем килә, чөнки ул еш кына каты контроль ысулы буларак кабул ителә. Бу барлык балаларның да бер тигез мөмкинлекләре һәм шартлары, шулай ук объектив система булсын өчен эшләнелә. Әгәр бала яхшы укый, тырыша икән, ул үз балларын алачак. һәм шул ук вакытта бу 11- нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен югары уку йортларына керү про­цедурасын җиңеләйтә. Берничә ел элек провинциядән зур шәһәрләрдәге югары уку йортларына бик азлар гына керә ала иде. Ә хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары үз балларын тигез шарт­ларда җыя. Кайчагында, имтиханнар вакытында, әти-әниләр укучыларның үзләренә караганда ныграк паникага бирелә һәм ул укучының эмоциональ халәтендә чагыла. Ата-аналарга өйдә тыныч, уңайлы мохит һәм сәламәт йокы булдыруларын телисе килә.

Светлана Әһлетдинова, Респу­блика яшьләр социаль-психологик һәм мәгълүмат-методик үзәге дәүләт бюджетучреждениесенең көнбатыш филиалы мөдире:

- Имтиханнарга әзерләнгәндә бирем­не башкарып чыга алмаячакмын, дип беркайчан да уйламагыз, ә киресенчә, хыялда гына үзегезгә җиңү күренешен сурәтләгез. Җавапларның барлык план­нарын кабатлау, иң авыр сорауларга янә бер тукталу өчен имтихан алдыннан бер көн калдырыгыз.

Күпләр имтиханга тулысынча әзерләнү өчен нибары бер төн җитми, дип исәпли. Бу дөрес түгел. Ул вакытка инде сез арыйсыз һәм үзегезне артык йончытырга ярамый. Киресенчә, кичтән әзерләнүне туктатыгыз, душ коеныгыз, саф һавада йөрегез. Сау-сәламәт, яхшы кәефтә булуыгызны тоеп, йокыгыз туеп тору өчен мөмкин кадәр озаграк йоклагыз.

Гөлчәчәк ГӘРӘЕВА язып алды.



БДИга әзерләнүчеләргә 9 киңәш
Үзаллы яисә курсларда әзерләнергә карар итү-итмәвегезгә карамастан, хәлиткеч рольне практика уйный. Атнасына бер тапкыр мотлак рәвештә «А» һәм «В» өлешләрендәге биремнәрне башкарыгыз. Ике атнага бер тапкыр булса да инша язарга тырышыгыз, аны дәрестән соң укытучы белән тикшерегез. Мондый тренировкалардан соң биремнәрне җиңел генә чишәчәксез.
  • Үз алдыңа югары максатлар куярга һәм планканы даими күтәреп торырга кирәк. Катлаулырак биремнәр һәм тест вариантларын сайлау зарур. Өйдә шөгыльләнү имтихан вакытында нык ярдәм итәчәк.
  • БДИ тапшырганда укучылар өчен аеруча авыр саналган темаларга игътибар бирегез. «Рособрнадзор» бу мәгълүматларны һәр имтиханнан соң бастырып чыгара. Мәсәлән, урыс теле буенча укучыларда сүзләрне кушып, аерып яисә сызыкча аша язу, теркәгечләр янында пунктуация билгеләре кую, сүз төркемнәрен билгеләү белән бәйле биремнәр авырлык тудыра. Әгәр дә бу темалар буенча әзерлегегез йомшак икән, алар өстендә тиешенчә эшләгез.
  • Кайсыдыр көнне шөгыльләнергә кәеф бөтенләй юк икән, әзерлекне үзегездә кызыксыну тудырган материалдан башлап карагыз. Акрынлап темага кереп китәрсез һәм үзегез өчен яңа теманы да җиңел генә үзләштерерсез.
  • Сораулар һәм тематик блоклар буенча материалны даими кабатлагыз. Бөтен мәгълүматны да системага салырга тырышыгыз - мотлак рәвештә схемалар, таблицалар сызыгыз, кыскача конспект төзегез. Имтихан билетын ятлау түгел, материалны аңлау мөһим.
  • БДИга әзерлекне һәм ялны дөрес аралаштырырга тырышыгыз. Саф һавада күбрәк йөрегез, йокыга тиешенчә вакыт бүлегез. Соңгы өч көндә өйрәнелгән материалны кабатларга, катлаулы сорауларга янә бер әйләнеп кайтырга мөмкин. Имтихан алдындагы төндә мотлак йокыны туйдыру зарур.
  • Имтиханга кергәч тест биремнәрен мотлак рәвештә игътибар белән ахырына кадәр укыгыз. Бик күп хаталар гап-гади игътибарсызлык аркасында эшләнә.
  • Әгәр дә җавапның дөрес вариантын сайлый алмасагыз, мөмкин була алмаган пунктларны сызып ташлагыз - дөрес җавап бирү мөмкинлеге күпкә артачак.
  • БДИ үткән пунктка барган юлда уй-фикерләрегезне имтиханны уңышлы бирәчәгегезгә юнәлтегез.


    Имтиханнар тәртибе БДИ

    Төп вакыт

    28 май - информатика һәм мәгълүмат- коммуникация технологияләре (МКТ), геогра­фия май - математика (база дәрәҗәсе)
    июнь - математика (профильле дәрәҗә)
    июнь - химия, тарих
    июнь - урыс теле
    9 һәм 13 июнь - чит телләр (телдән)
    июнь - җәмгыять белеме
    18 июнь - биология, чит телләр (язма)
    20 июнь - физика, әдәбият.

    Резерв көннәр 22 июнь - география, информатика һәм МКТ

    июнь - математика (база һәм профильле дәрәҗә)
    июнь - урыс теле
    июнь - химия, тарих, биология, чит телләр (язма)
    июнь - әдәбият, физика, җәмгыять белеме
    июнь - чит телләр (телдән)
    июль - барлык предметлар буенча да резерв

    ТДИ

    Төп вакыт

    25 һәм 26 май - чит телләр 29 май - урыс теле

    май - җәмгыять белеме, биология, инфор­матика һәм МКТ, әдәбият

    2 июнь - физика, информатика һәм МКТ

    июнь - математика

    июнь - тарих, химия, география, физика 9 июнь - җәмгыять белеме.

    Резерв көннәр

    июнь - урыс теле
    июнь - математика
    июнь - җәмгыять белеме, биология, инфор­матика һәм МКТ, әдәбият
    июнь - чит телләр

    25 июнь - тарих, химия, физика, география

    28 һәм 29 июнь - барлык предметлар буенча да резерв




















    Читайте нас: