Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2018, 02:00

БАШКОРТ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ЗУР БӘЙРӘМ

ЭШЛӘРЕН ЯКЛАДЫЛАР

Чаралар Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллы­гына багышланган конкурстан башланды. Анда республиканың төрле мәктәпләреннән, атап әйткәндә, Зианчура, Яңавыл, Туймазы, Бүздәк, Балтач, Илеш, Борай, Кырмыскалы, Зилаер, Нуриман районнарыннан, шулай ук Уфа шәһәреннән шагыйрьнең иҗатын өйрәнүче, аның шигырьләрен яттан сөйләүче, шулай ук шигырьләр, төрле жанрларда әсәрләр иҗат итүче сәләтле балалар җыелды.

Балалар алты секциядә үз хезмәтләрен яклады. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында тикшеренү эше язган укучылар арасында Ләйсән Галләмова (Туймазы рай­оны) һәм Денис Шәйхуллин (Илеш районы) җиңүчеләр булды.

Сәнгатьле укучылар арасында яшь зурлыгы буенча үз категорияләрендә Зианчура райо­ныннан Алтынай Янсурова һәм Уфа шәһәре республика инженерлык интернатыннан Таһир Шахмуратов җиңү яулады.

Наҗар Нәҗмигә багышланган иң яхшы шигырь һәминшаларны Алияна Хәлфәтуллина (Яңавыл), Алсу Нигъмәтҗанова (Бүздәк) һәм Элина Идрисова (Илеш) язган.

Компьютер графикасы буенча Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясеннән Алсу Бәширова һәм Әдилә Шәйбәкова, ә шагыйрьнең шигырьләрен әзербайҗан теленә тәрҗемә иткән өчен - Уфаның Дим районыннан Гусалия Османова җиңде.

ШАГЫЙРЬ БУЛЫП ТУАРГА КИРӘК

Кунаклар шагыйрьнең юбилеена багыш­ланган чарада - “Шагыйрь булып туарга кирәк” дигән әдәби-музыкаль кичәдә дә катнашты. Тамашачыларны җылы тәбрикләп, алып баручылар Наҗар Нәҗминең награда­ларын санап чыкты: II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, ул М.Горький исемендәге, Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты.

Наҗар Нәҗми иҗатында тарихи тема кече туган җир төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән. Яшь артистлар моны ачып, тамашачыга җиткерә алды. Безнең алда салмак кына, үз җаена барган авыл тормышы. Ата йор­ты, мичтә утын яна, торбадан зәңгәр төтен күтәрелә, яңа пешкән икмәк исе, кояшлы бакча, ботакларыннан бал тамып торган юкә агачы, печән өсте, күпсанлы чишмәләр һәм күлләр. Теманы ачу өчен мәктәп укытучылары һәм укучылар шагыйрьнең әсәрләрен һәм авыл балаларының уеннарын файдалан­ган. Шагыйрь сүзләренә язылган танылган җырлар яңгырады, Наҗар Нәҗми үзенең шигырьләрен укып ишеттергән видеоролик күрсәтелде.

«УФА ЮКӘЛӘРЕ» АЛЛЕЯСЫ

Наҗар Нәҗми берчак: “Кем соң атар ми­нем исемемне Туган җирдә, туган телемдә?” дигән сорау биргән иде. Җавап бар: Дүртөйле җирендә башкорт гимназиясе зур горурлык белән аның исемен йөртә. Халык үз шагый­рен онытмый. Аның хөрмәтенә киләчәктә күп эшләнәчәк әле. Уфа шәһәре мэры Ирек Ялалов әйтүенчә, республика башкаласында “Уфа юкәләре” аллеясы ачу планлашты­рыла. Анда юкәләр үсәчәк, ә уртада халык шагыйренә һәйкәл куелачак.

БАШКОРТ ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДЕКАДАСЫ

Башкорт теле һәм әдәбияты һәм Башкорт­стан мәдәнияте укытучылары кафедрасы җитәкчесе Руфина Камалова сөйли:

- Безнең гимназиядә үткән республи­ка конкурсына кадәр башкорт теле һәм әдәбияты ункөнлеге булды. Аның төп мак­саты - балаларда туган телгә мәхәббәт, аңа карата, мәдәният күренеше, сөйләм телен камилләштерү, халык шагыйренең истәлеген мәңгеләштерү кебек аңлы караш тәрбияләү.

Ункөнлек кысаларында үткән чараларда тугандаш ике республика

- Башкортстан һәм Татарстаннан күренекле каләм осталары катнашты. Шагыйрьнең туган көнендә

- 5 февральдә класстан тыш чаралар оештырылды, көнозын Наҗар Нәҗми сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңларга мөмкин иде. һәр сыйныф шагыйрьгә багышланган гәзит чыгарды. 7 сыйныф укучысы Алсу Бәшированың проект эше - “Тамчылар” гәзите булды, 9 сыйныфтан Әдилә Шәйбәкова Наҗар Нәҗминең истәлекле урыннарында булып, эзләнү-тикшеренү эше язды һәм “Тере чишмәләр” район фестивалендә үз номинациясендә җиңү яулады.

Халык шагыйренең шигырьләрен укучылар ике телдә - башкорт һәм рус телләрендә яңгыратты.

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Наҗар Нәҗми шигырьләрен башкорт телендә укыган 5-8 сыйныфлар арасында Айсылу Ямалетдинова (1 урын), Таһир Авзалов һәм Лиана Рәхмәтова (2 урын), Азалия Басыйрова һәм Камила Кашаева (3 урын) җиңүчеләр булды. Рус телендә - Давид Гаскәров (1 урын), Илнара Тимерҗанова (2 урын) һәм Тимур Елисов һәм Ильгар Муллагалиев (3 урын).

Ә 9 - 11 сыйныфлар арасында башкорт телендә: Альбина Халикова (1 урын), Энҗе Цитерева, Рамазан Закиров (2 урын), Алина Усманова, Илнур Ногманов (3 урын). Рус телендә: Альбина Халикова (1 урын) һәм Энҗе Цитерева (2 урын).

Гимназия укучылары республика әдәби- иҗади фестивале район этабында катнашты һәм призлы урыннар алды: Әнвәр Зарипов иншалар конкурсында беренче, Альбина Халикова сәнгатьле укучылар арасында - беренче, Айсылу Ямалетдинова өченче булды. Әдилә Шәйбәкова һәм Алсу Бәширова компьютер графикасы номинациясендә җиңде.

Алар республика этабында да җиңүче өчлеккә керде.

150 ЭШ КИЛДЕ
Язмабыз башында әйтелгән чарага килгәндә, аңа республиканың төрле рай­оннарыннан 150 гә якын эш кабул ителде. Сайлап алу турында 73 эш яхшы билге алды. Аларга чакырулар җибәрелде. Шул ук көнне башкорт гимназиясе үзенең 10 еллыгын билгеләде.

Илдус ТИМЕРХАНОВ











Читайте нас: