Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2018, 02:00

ИЗГЕ БАТЫРЛЫГЫ ӨЧЕН БҮЛӘК КӨТМИЧӘ


Районда Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар үтә. Аларның берсе Иванай авыл китапханәсендә оештырылды. Чараны алып баручылар Гөлназ Ханова һәм Гөлчирә Хәмидуллина шагыйрьнең дөнья әдәбиятындагы урыны турында сөйләде. Драматург Мөдәрис Мөсифуллин һәм шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин аның турындагы хатирәләре белән бүлеште. В. Горшков исемендәге Яшьләр үзәге мөдире Гөлшат Шәйхлисламова аның иҗатына тукталды. Кичәгә “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары чакырылган иде. Күренекле шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты акрынлап өйрәнү предметына әверелә. Алар турында язылган хезмәтләр кайчак аларның әсәрләре күләмен дә узып китә. Ул гына да түгел, әдипләр турында сәнгать әсәрләре язылыргадамөмкин.



Данлыклы якташына үзенеңшигырен һәм хатирәләрен багышламаган “дулкынчы” юктыр, мөгаен. Үзләренең куен дәфтәрендә шагыйрь турында тәэсирле язмалар туплаган Ра­фаил Хафизов, Клара Сәфарова, Әнисә Ягъфәрова, Зилә Мөхәммәтова, Флүрә Газизова, Тәнзилә Фәтхетдинова, Ринат Нуретдиновны тыңлагач моңа тагын бер инанасың. Чарада шулай ук “Изге ай” клубы әгъзалары Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтахетдиновлар да катнашты.

Элекке татар теле һәм әдәбияты укыту­чысы Венера Карамова Наҗар Нәҗминең тормышы һәм иҗаты турында иң күп белүчеләрдән, әлбәттә. Ул шагыйрь исән чакта аның белән якыннан аралашып яшәгән. Чарага җыелучылар шагыйрь турында аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлады. Укучылар Венера Әнгам кызыннан хатирәләр китабы көтә.





Читайте нас: