Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 октябрь 2017, 02:00

ДАНЛЫКЛЫ ПЕДАГОГЛАР

5 октябрь - Укытучы­лар көнендә район хакимиятенең зур за­лында педагогларны тантаналы хөрмәтләү булды. Аларга тәбрикләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлы­гы Ринат Хәйруллин мөрәҗәгать итте.

Безнең һәркайсыбызның да тормышта Укытучысы - акылы, күңел байлыгы,тирән белеме белән безнең эчке дөньябызны танып белергә, аны баетучы, киләчәгебезне төзергә өйрәтүче кешесе бар. Хөрмәтле укытучылар, сез - безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Үзегездән алда­гылар туплаган бөтен позитив­ны саклап, сез актив рәвештә хәзерге заман технологи яләрен үзләштерәсез, аларны педаго­гик практикага кыю кертәсез, үзегезнең югары осталыгыгыз­ны раслап, һөнәрегездә даими камилләшә барасыз. Сез бала­ларга үзләрен танып белергә һәм үз көчләренә ышанырга, булачак һөнәрен билгеләргә һәм тормыш юлын сайларга булыша­сыз. Үзаллы фикерләргә һәм ка­рарлар кабул итәргә өйрәтәсез, әиңмөһиме-мәрхәмәтлелеккә, шәфкатьлел е ккә һәм ватанпәрварлыкка өйрәтәсез. Болардан башка әдәпле кешеһәм илебезнең лаеклы гражда­нины үсә алмый.

Укытучы, педагог - ул һәрчак хезмәтчән һәм үз эшенең каһарманы. Көчле кешегенә ба­лалар белән эшләүгә булышлык итүче искиткеч зур йөкләнешне һәм туктаусыз камилләшүнең кызу темпын саклый ала.
Үзенең чыгышын тәмамлап, Ринат Мәсгутьулы, бүген бу зал - да җыелучылар хаклы рәвештә район мәгариф системасының данлыклы кешеләре сафына керә, дип билгеләде,хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырды.
Күп еллык намуслы хезмәтләре, укыту һәм тәрбия эшендә зур уңышлары өчен һәм Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Иванай урта мәктәбенең технология укы­тучысы Гарифуллин Альфир Фауатулына, шәһәрнең 12нче “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ирназарова Лилиана Тимерҗан кызына, икенче лицейның математикаукытучы- сы Хәмзина Гүзәл ия Хәмәтҗан кызына “ Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең почетлы эшчәне” исеме бирелде.
Муниципаль район хакимиятенең Почет грамо­талары белән бүләкләнделәр: икенче лицей директоры Си­дорова Ирзна Тимур кызы; Мәскәү авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларукытучы- сы Гаделшина Рәзилә Ратик кызы; Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгене өстәмә белем бирү педагогы Галләмова Гөлнур Зиннур кызы; өченчегимназиянеңбаш- лангыч сыйныфлар укытучысы Панина Вера Геннадиевна; күппрофильле колледжныңта- рихукытучысыСәетова Рәсимә Рафаэль кызы һәм информа­тика укытучысы Хәйруллина Айгөл Рәдүс кызы.
Мәктәпара укыту комби­наты производствога өйрәтү мастеры Гыйльманов Рәфис Гыйльфан улы, Иске Баеш урта мәктәбе директоры Фатыйхова Эльмира Фәһим кызы Ру­сия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Почет гра­мотасы белән билгеләнде.
Бишенче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Головина Лариса Викторовнага, шәһәрнең 8 нче “Ласточка” балалар бак­часы тәрбиячесе Латыйпова Рәзилә Мөхәмәди кызына, мәгариф идарәсе белгече Ла- якова Гөлнара Валериевнага, Әсән авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Хәмзина Лүзия Әхмәтназиф кызына “Баш- кортстан Республикасының мәгарифотличнигы” билгесе тапшырылды.
Башкортстан Республика­сы Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына лаек бул­дылар: шәһәрнең 9 нчы “Чебу­рашка” балалар бакчасының укытучы-логопеды Гайсина Айгөл Рәфит кызы; шәһәрнең 3 нче “Гнездышко” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гыйззәтуллина Татьяна Николаевна; Исмаел урта мәктәбенең математика укы­тучысы Гыйндуллина Рәхилә Ясави кызы; Чарлак авылы төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исла­мова Маргарита Исааковна; шәһәрнең 7 нче “Звездочка” балалар бакчасы тәрбиячесе Кәлимуллина Лена Әхнәф кызы; икенче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучы­сы Корсакова Марина Юрьев­на; башкорт гимназиясенең биология һәм химия укытучы­сы Сәлимова Рәсимә Рифат кызы; беренче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укыту­чысы Тимирянова Гөлнара Рафаил кызы; дүртенче урта мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ямалт- динова Лидия Хәләф кызы, Русия Федерациясе халык мәгарифе һәмфән эшчәннәре профсоюзы Башкортстан рескомының Почет грамо­тасы белән бүләкләнделәр: шәһәрнең 3 нче “Гнездышко” балалар бакчасы мөдире Ва­хитова Ирина Марс кызы; Әсән урта мәктәбе директоры Гыйльманов Ришат Нәгыйм улы; мәктәпараукытукомбина­ты директоры Садыйков Рәфис Нәзәт улы; Иске Баеш урта мәктәбе директоры Фатый­хова Эльмира Фәһим кызы; шәһәрнең 8 нче “Ласточка” ба­лалар бакчасы мөдире Якупова Лида Альберт кызы.

Виолетта КАШАПОВА
Читайте нас: