Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Үзара отышлы хезмәттәшлек

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры - БР авыл хуҗалыгы министры Ильшат Фәзрахманов, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов безнең районга эш сәфәре белән килде.

Үзара отышлы хезмәттәшлек
Үзара отышлы хезмәттәшлек

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры - БР авыл хуҗалыгы министры Ильшат Фәзрахманов, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов безнең районга эш сәфәре белән килде.

Алар белән бергә ике хуҗалыкта - «Ленин» һәм Киров исемендәге токымчылык заводларында «Савенсия Русия» француз компаниясе вәкилләре: генераль директор Даниэль Миколайчак, компаниянең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы башкарма комитеты әгъзасы Борис Бурден, сөт җитештерүне үстерү һәм транспортировкалау департаменты директоры Руслан Биктаһиров та булды. Район буенча сәфәрдә аларны район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов озатып йөрде.

«Savencia» компаниясе сөт эшкәртү буенча дөнья лидерларының берсе булып тора   һәм сыр җитештерү буенча да иң эреләр­дән. Ул безнең сөт җитештерүчеләр белән үзара отышлы партнерлык хезмәттәш­леген җайга салуга кызыксыну белдерә. Аның вәкилләрен хуҗалыкларда маллар­ны асрау, тукландыру шартлары белән таныштырдылар, сөт сыйфаты һәм произ­водство күрсәткечләре турында сөйләде­ләр.

«Ленин» токымчылык заводында деле­гация - терлекчелек фермасын, төзелеп яткан бозаулар абзарын, саву залын, Киров исемендәге токымчылык заводында ре­конструкция барган ферма биналарының берсен карады. Бездәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр дә, чит ил компанияләре вәкилләре кебек үк, бердәм, үзара отышлы хезмәттәшлекне җайга салуга кызыксыну белдерә, бу исә аларга җитеш­терү эшчәнлегендә тагы да саллырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә­чәк.  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: