Юлдаш
-4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Уңышлы эшлиләр

«Еникеев» җәмгыяте терлекчеләре үзлә­ренең эшендә яхшы күрсәткечләргә ире­шә. Әгәр без күптән түгел биредә һәр көн саен 7 тонна сөт савып алалар дип язган булсак, хәзер инде 7,5 тоннага кадәр җитештерелә.

Уңышлы эшлиләр
Уңышлы эшлиләр

«Еникеев» җәмгыяте терлекчеләре үзлә­ренең эшендә яхшы күрсәткечләргә ире­шә. Әгәр без күптән түгел биредә һәр көн саен 7 тонна сөт савып алалар дип язган булсак, хәзер инде 7,5 тоннага кадәр җитештерелә. Кышын аннан да күбрәк - 8 тонна. Моңа мал-туар өчен яхшы туклану рационы оештырылу һәм фермаларның заманча сыер саву корылмалары белән җиһазлануы ярдәмендә ирешәләр.

  Быел, агропредприятие җитәкчесе Азат Хаков әйтүенчә, үлән җитәрлек булмау сәбәпле, мал­ларны беренче тапкыр көтүлекләргә чыгар­маганнар, тукландыру фермаларда мул итеп оештырылган.

Ферма биналарында да эш алып барыла: алар­ны тазарталар, дезинфекция ясыйлар, кирәкле ремонт һәм буяу эшләрен башкаралар.

Моннан тыш, еникеевлылар әлеге вакытта көнчыгыш кәҗә үләне кебек күпьеллык үләннәр­дән сенаж хәзерләү белән мәшгуль, аларның гектар куәте 120 центнер тәшкил итә. Без хуҗалыкта булган вакытта сенаж 22 мең цент­нер салынган иде инде. Шулай ук быел монда, шундый ук максатта, кукуруз чәчүлекләрен 400 гектарга кадәр арттырганнар.

Хуҗалыкта көтүне яңартуга зур игътибар бирелә. Быел, Гольштины токымлы төньяк-америка үгезләренең орлыгын файдаланып (дөньяда киң таралган югары продуктлы сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлек токымы ул), 300 тана үстереп алганнар, алар август ахы­рында бозаулый башларга тиеш. Азат Әхмәтзыя улы сөйләве буенча, бу алар өчен сыерлар һәм таналарның генетик потенциалын яхшыртуга зур резерв булып тора.

Малларның рационына соя һәм борчак кебек кузаклы культуралар өстәлә. Тәүгесе өчен бире­дә 80 гектар бүленгән, ә икенчесе 235 гектарны били.

Хуҗалыкта терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә. Фермаларда «Интерпульс» Италия компаниясенең өч заман­ча сыер саву залы уңышлы эшли. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу монда яшь белгечләрне җәлеп итә. Аларга тигезләшер өчен кешеләр бар. Мәсәлән, Тәкәрлек товарлыклы-сөтчелек фер­масында хезмәт салучы, сыерларны машина белән саву операторлары Фәнзилә Хәсәнова һәм Фәридә Вәсветдиновага. Ел башыннан 4532 центнер сөт савып алганнар, аларның төркемендә һәр сыердан уртача савым 3332 килограмм тәшкил итә.

Әйе, терлекчелек тармагын үстерү өчен җитди, системалы караш кирәк. Дүрт «К» кагыйдәсе (ка­дры, коровы, корм, комфорт), әгәр аңа җитештерү эшчәнлегендә анык таянсаң, дөрес һәм яхшы эшли.  

Фотода: бозау караучы Зәнфирә Әлмиева һәм терлекче Дамир Әхмәдуллин.   

Читайте нас: