Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Трактор барысына да кирәк!

Бу сүз белән бәхәсләшеп тә бул­мый, чөнки авыл җирендә әлеге авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ һәрвакыт бар. Авылда тракторсыз булмый.

Бу сүз белән бәхәсләшеп тә бул­мый, чөнки авыл җирендә әлеге авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ һәрвакыт бар. Авылда тракторсыз булмый.

Мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, Ис­ке Баеш авылында урындагы инициа­тиваларны хуплау программасы-2021 кысаларында йомгаклау җыелышы үткәрелде. Гражданнарның күпчелеге авыл җирлеге өчен тәгәрмәчле трак­тор сатып алу идеясен хуплады. Моңа кадәр башлангыч җыелышлар һәм то­рак пункты халкын сораштыру үткәрел­де, анда иң беренче мәсьәлә - трактор сатып алу иде.

Инициатив төркем тарафыннан авыл җирлеге хакимияте белән берлектә конкурс сайлап алуында катнашу өчен кирәкле документлар пакеты әзерлән­де һәм җибәрелде һәм, бәлки, быел ук яңа трактор авылны төзекләндерүдә актив катнашыр.

Программа кысаларында авыл ста­росталары белән түгәрәк өстәл үткәрелде, анда халыкның финанс яктан катнашу мәсьәләсе каралды: барысы да риза булды. Халык инициативасын «Россия» токымчылык заводы җитәкчелеге дә хуплады һәм проектны гамәлгә ашыру максатларында агропредприятие тарафыннан спонсорлык ярдәме күрсәтеләчәк. Киләчәктә хуҗалык тарафыннан тракторны карап тоту өчен дә средстволар бүленәчәк. Аны сатып алу белән авылның проблемалары да хәл ителәчәк. Беренче чиратта - торак пунктлар юлларын кардан чистарту. Җәй көне - юл катламын тигезләү, шулай ук тракторны территорияне төзекләндерү буенча файдалану: өмәләрдә, территориядә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүдә, янгын хәвефсезлеге максатында, торак пунктлар тирәсендә, урман чикләрендә, юл буйларында янгынга каршы полосаларны минеральләштерү буенча эшләр башкаруда. Безнең проект конкурс сайлап алуында җиңәчәк һәм сатып алынган трак- тор киләчәктә авыл биләмәсен төзекләндерүдә зур ярдәм булачак, дип ышанабыз.

Илдус ХӘМИЕВ, Иске Баеш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.

Читайте нас: