Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
20 гыйнвар 2021, 17:35

Хезмәт өчен... автомобиль!

Механизатор Венер Әхияретдинов һәм аның лаеклы бүләге. «Ростсельмаш» компаниясе 2020 ел тәмамланганда «Рекорд­ларны бергә куябыз» программасына йомгак ясады. Анда бөтен илебездән ике меңнән артык кеше катнашты, алар арасында безнең район вәкилләре дә бар иде. Һәм, әйтергә кирәк, уңышлар юк түгел. Мәсәлән, «Ленин» токымчылык заводы үзенең эш йомгаклары буенча Башкортстан Республикасында иң яхшысы дип танылды.

Хуҗалык яңа елны әйбәт икътисади күрсәткечләр белән каршылады. Сөт җитештерү үткән ел белән чагыштырганда 117 процентка арткан һәм 57238 центнер тәшкил иткән, ә сату физик авырлыкта - 51664 центнер, һәр сыердан уртача савым - 8505 литр, продукция өчен 2802 центнер мал реализацияләнгән, 3671 центнер - ит, 73998 центнер ашлык сатылган. Монда китерелгән саннарның барысы да узган елгыдан югарырак булуын әйтеп торасы да юк. Өстәвенә, үсеш шактый. Бу исә агропредприятиегә авыл хуҗалыгы техникасын һәм үзенең производство базасын яңарту мөмкинлеге бирә. 2020 елда бу юнәлештәге чыгымнар ярыйсы зур сум­ма тәшкил иткән һәм 57 миллион сумнан да артып киткән. Моңа бөтен хуҗалыклар да ирешә алмый.

Билгеле, гади механизаторлар һәм терлекчеләрнең көндәлек тырыш хезмәтеннән башка бу мөмкин булмас иде. Аларга дан һәм хөрмәт! Ә менә шуларның берсе турында бүген аерым сөйлисе килә. Ул - механизатор Венер Әхияретдинов. Аның хезмәт стажы 32 ел. Килешәсездер, аз түгел.

Венер Мөхәммәтфатих улы турында үзенең хезмәт бурычларын намус белән башкаручы, җаваплы кеше буларак телгә алалар. Шуңа да аның иң яхшы эшләүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашуы очраклы түгел: безнең республиканың башка алдынгылары исәбендә аңа «Ростсельмаш» компаниясеннән почетлы диплом һәм 2020 елда чыккан ап-ак LADA 4х4 Urban 3D автомобиле ачкычы тапшырдылар. Әйтергә кирәк, бөтен Русия буенча мондый бүләккә 30 җиңүче лаек булды.

Механизаторларның эше авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге җитештерүчәнлек һәм ягулык экономиясе кебек параметрлар буенча бәяләнде. Программада катнашучылар үзләрен «Ростсельмаш» техника­сында эшләү белән күрсәтергә тиеш иде. Якташыбыз моны «отлично»га башкарды. Җиңүе белән котлыйбыз аны!

Читайте нас: