Юлдаш
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
17 декабрь 2020, 18:25

Яңа уңышлар белән

«Игенче» җәмгыяте - безнең районда тотрыклы эшләгән агрохуҗалыкларның берсе. Нигездә, биредә производство күрсәткечләренең барысы да күтәрелгән. Бу елның 11 аенда тулай сөт савып алу 20754 центнер тәшкил итә,бу үткән елгыдан 135 центнерга артык.

«Игенче» җәмгыяте - безнең районда тотрыклы эшләгән агрохуҗалыкларның берсе. Нигездә, биредә производство күрсәткечләренең барысы да күтәрелгән. Бу елның 11 аенда тулай сөт савып алу 20754 центнер тәшкил итә,бу үткән елгыдан 135 центнерга артык. Бер сыердан уртача савым 6547 килограмм - үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк. Бу исә продуктны сату буенча күрсәткеч- ләрдә дә чагылыш таба. Хуҗалык 17483 центнер сөт саткан: былтыргы күрсәткечтән 3150 центнерга артык.

Шулай ук быел биредә 400 бозау алынган, бу да гадәти күрсәткечләр чигендә. Бозаулату бүлегендә тулай артым 234 центнер тәшкил итә, ә уртача тәүлеклек артым - 700 грамм. Монда терлекчеләр Фәгыйлә Гатауллина һәм Альберт Исламгалиевның тырышлыгы зур. һәр көнне намуслы хезмәт үрнәге күрсәткән башка алдынгыларның да исемнәрен телгә алып үтәсе килә. Алар - сыер савучылар Гөлнара Насретдинова (тулай савым күрсәт­кече 4978 центнер, ә һәр сыердан уртача са­вым - 7709 килограмм), Регина Камалова (4540 центнер һәм 6953 килограмм) һәм Рамилә Фазлыева (4404 центнер һәм 6810 килограмм).

Быел предприятиенең матди-техник базасы «Акрос-585» ашлык җыю комбайны, һиндстанда җитештерелгән тәгәрмәчле трактор, ваклагыч, катнаштыргыч, «Агромикс» азык тараткычы, СЗ- 5.4 чәчкече, күпфункцияле РОУМ-14 органик ашламаларны чәчтергеч белән тулыланган.

Бик тиздән яңа елга аяк басачакбыз. Шушы һәм районның башка хуҗалыкларына да 2021 елның яңа уңышлар һәм казанышлар алып килүен телибез.

Сыерларны машина белән саву операторлары Рамилә Фазлыева һәм Регина Камалова.
Беренче фотода: Механизатор Фәвәрис Әхмәтов.


Читайте нас: