Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
8 декабрь 2020, 17:25

Күнегелгән кагыйдә буенча

Соңгы ун елда «Еникеев» җәмгыятендә сөт җитештерү шактый артты. Биредә көн саен 7 тоннага кадәр сөт савып алалар. Тик, хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков әйтүенчә, бу җитәрлек түгел һәм ферма эшчәннәре алдында стратегик максат - көненә 10 тонна сөт савып алу бурычы тора.

Соңгы ун елда «Еникеев» җәмгыятендә сөт җитештерү шактый артты. Биредә көн саен 7 тоннага кадәр сөт савып алалар. Тик, хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков әйтүенчә, бу җитәрлек түгел һәм ферма эшчәннәре алдында стратегик максат - көненә 10 тонна сөт савып алу бурычы тора. Һәм, әйтергә кирәк, еникеевлылар акрынлап аны яулауга якынлаша. Агымдагы ел башыннан бирле хуҗалыкта 18386 центнер сөт савып алганнар, бер сыердан уртача савым 3763 килограмм тәшкил итә.

- Иң элек, терлекчелектә яхшы производство нәтиҗәләренә ирешү өчен югары продуктлы сыерлар кирәк, моның өчен, тәү чиратта, терлекләрне ясалма орлыкландыру, аларның генетикасын яхшырту (орлыкларны без АКШ тан кайтарабыз), әйбәт ашату зарур. Быел без шартлыча бер баш малга 40 центнер азык берәмлеге хәзерләдек. Малларга балансланган рацион булдырырга омтылабыз, азыкка, составында 40 проценттан күбрәк аксым булган вакланган соя өстибез. Бу яхшы күрсәткеч. Шул уңайдан киләсе елда соя чәчү өчен мәйданнарны арттыруны планлаштырабыз, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предпри- ятиесе җитәкчесе Азат Хаков.

Хуҗалыкта шулай ук машина белән сыер саву операторларын яңа технологияләргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Чөнки хәзер фермалар чит илдә җитештерелгән, күп кенә операцияләрне хәтта кеше катнашлыгыннан башка да башкаручы, заманча яңа саву корылмалары белән җиһазланган.

Агропредприятие җитәкчесе хезмәт алдынгыларын да исемләп телгә алды. Алар Тәкәрлек фермасы савучылары Фәридә Васветдинова һәм Фәнзилә Хәсәнова. Ел башыннан бирле һәркайсы 3645 әр центнердан да күбрәк сөт савып алган, бер сыердан уртача савым 5361 килограмм тәшкил итә. Азат Әхмәтзыя ул ы шулай уктехник-осеменаторлар Альберт Галәүтдинов, Зифа Шәрәфетдинова һәм Альбина Ибраһимованыңяхшы эшен билгеләп үтте. Кыскасы, «Еникеев» җәмгыятендә күнегелгән «сыерлар, кадрлар, азык, уңайлылык» кагыйдәсе уңышлы эшли. Бу исә авыл хуҗалыгы предприятиесенә ышанычлы алга барырга, җитештерү һәм техник базаны яңартырга мөмкинлек бирә. Мисалга, быел гына да биредә «Полесье» азык җыю комбайны, шнеклы транспортер, ике ашлама чәчкеч, чәчкечләргә төягеч, пресс-җыйгыч, тырма-бутагыч, тезем чапкычы, ике трактор, азык рулоннарын ваклагыч, МТЗ тракторына чүмеч һәм сәнәк белән универсаль төягеч сатып алганнар.

Хуҗалык җитәкчелеге эшләүчеләрдә һәрвакыт үзләренең производство күрсәткечләрен арттыруга омтылыш тудырырга тырыша, чөнки бу хезмәт шартлары буенча да, хезмәт хакы күләме буенча да башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән конкуренция алып барырга мөмкинлек бирә.

Читайте нас: