Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
18 сентябрь 2020, 13:30

Энтузиаст - фермер

Роберт Гыйлемшинның крестьян-фермер хуҗалыгы безнең районда беренчеләрдән булып үз басуларыннан бөртекле культуралар уңышын җыеп алды. Биредәге механизаторлар оператив эшләгән. Бер гектардан уртача уңыш 28-30 центнер тәшкил итә. Бик тә яхшы нәтиҗә.

Роберт Гыйлемшинның крестьян-фермер хуҗалыгы безнең районда беренчеләрдән булып үз басуларыннан бөртекле культуралар уңышын җыеп алды. Биредәге механизаторлар оператив эшләгән. Бер гектардан уртача уңыш 28-30 центнер тәшкил итә. Бик тә яхшы нәтиҗә.

Үзенең фермер хуҗалыгын Роберт Риф улы ике ел элек ачкан. Аңа кадәр колхозда водитель булып эшләгән, аннары күпмедер вакыт гаилә күчмә сәүдә белән шөгыльләнгән. Ә инде үзенең эшен ачарга теләвен аңлагач, сыер абзарлары, ашлык склады сатып алган, арендага 130 гектар җир алган,хәзер тагын 100 гектар алу турында уйлый. Кыскасы, акрынлап аның хуҗалыгы үсә бара.

Бөртекле культуралардан фермер арпа, сабан бодае, карабодай, уҗым бодае үстерә. Без бирегә килгән көнне нәкъ уҗым бодаен чәчү бара иде. Аңа 50 гектар мәйдан бүленәчәк.

Басуларда эшләү өчен Роберт Риф улы вакытлы эшчеләр-комбайнчылар, тракторчылар, водительләр ала. Чөнки үзе генә башкарып чыгарлык түгел. Агробизнес белән шөгыльләнү, беренче карашка шулай тоелса да, гади эш түгел. Чыгымнар күп, техника искергән. Ба- рысы да фермерның эшкә бирелгән, энтузиаст булуыннан тора дияргә мөмкин.

Фермер үзенең хуҗалыгы турында сөйләгәндә, бу эшнең җиңелдән булмавын яшерми. Иртәнге алтыдан ул инде аяк өстендә, һәркайда өлгерергә кирәк, чыгымнар күп, техника да иске. Тик ул алга оптимизм белән диләр ич.

Хатыны Ирина Фәрит кызы ире турында мактау сүзләре генә әйтә, бөтен эшләрендә аңа булыша, ул гаилә өчен барысын да эшли, ди. Гыйлемшиннар гаиләсендә өч бала. Зур кызлары гаиләле, кечкенә сабыен үстерә, уртанчы уллары - Уфа авиация институты студенты, кече уллары - җиденче сыйныфта укый һәм хәзер ул әтисенең төп ярдәмчесе, хәтта трактор йөртергә дә өйрәнгән, күзәтү астында, әлбәттә. Олы уллары укудан буш вакытта һәрвакыт әтисенә ярдәмгә ашыга.

Әйткәндәй, Роберт Риф улы үзе дә кечкенәдән әтисенә һәрчак булышкан, үсә төшкәч, комбайн штурвалы артына утырган. Күрәсең, бу тырышлык Гыйлемшиннарның каныннан килә. Ә яхшы ич, димәк, игенчеләр династиясе барлыкка килергә дә мөмкин...

Урман Асты авылыннан фермерның эш-мәшәкатьләре күп. Якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә файда китерергә тырыша. Алар аңа еш кына кирәкле азык-төлек кайтару белән дә мөрәҗәгать итә. Роберт Риф улы, беркемнең дә үтенечен кире какмый, әлбәттә. Тагын ул туган авылының киләчәге өчен дә борчыла, авыл акрынлап бетә бара, ди. Ә без, әле Роберт Гыйлемшин кебек кешеләр булганда, авыл яшәячәк, дибез.

Читайте нас: