Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю кампаниясе дәвам итә. «Эссе» чорда «Игенче» җәмгыятенең эшләре ничек баруын белү өчен, без үткән сишәмбе әлеге предприятиедә булдык.
- Бүгенге көндә бөртекле культуралар биләгән мәйданнарның 62 процентында уңыш җыеп алынган инде. Тулаем җыем, әлегә бер гектардан уртача 27 центнердан артык уңыш белән, 38 мең центнер тәшкил итә, - дип сөйләде очрашу вакытында агропредприятие җитәкчесе Роберт Сәетов. - Барлык механизаторлар да намус белән эшли.
Башкача булалмый да. һәр игенче, вакытның мөһимлеген аңлап, хәзер бар көченә эшләргә тиеш. Чөнки авыл эшчәннәренә бөртекле һәм азык культураларын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.
Басу корабльләре штурвалы артында Александр Ерофеев, Хәбибулла Хәмидуллин. Комбайннар артыннан басуга пресс-җыйгычлар чыга һәм саламны төргәкләргә салалар. Алар белән Рифат Ибраһимов һәм Раил Ишморатов идарә итә. Предприятиедә хәтта көндәлек норма да куелган - 150 төргәк эшләү.
Урып-җыю эшләреннән тыш чәчү дә бара. һәм тиешле бәя бирергә кирәк, шактый уңышлы эшлиләр. Биредә уҗым культураларын чәчүне тиздән төгәлләячәкләр. Алар өчен 850 гектар бүленгән, аларның иң күп мәйданын - 550 гектарны - уҗым арышы, 250не- уҗым бодае,50сен- тритикале биләячәк. Шулай ук хуҗалыкта җирне туңга сөрү эше дә бара. Аның белән Тимур Гәрәев һәм Рәфил Зиннуров мәшгуль.
Игенчеләргә алынган эштәге темпны югалтмауларын һәм тиздән икмәк уңышын Механизатор Рифат Ибраһимов. тулаем җыеп алу турында рапорт бирүләрен телибез.
Фотода: Александр Ерофеев һәм водитель Фәвәрис Әхияров.