Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
26 август 2020, 17:50

Уңышы югары

«Центральная» МТС филиалы директоры Гөлнур Нуретдинова белән без чәршәмбе көнне эш бүлмәсендә түгел, ә Маньязыбаш авылы янында җәйрәп яткан басу янында очраштык. Шундый киеренке чорда, бөртекле культураларны урып-җыю барганда, җитәкченең басуларның берсендә булуы һәм эш барышын игътибар белән күзәтүе гаҗәп түгел.

«Центральная» МТС филиалы директоры Гөлнур Нуретдинова белән без чәршәмбе көнне эш бүлмәсендә түгел, ә Маньязыбаш авылы янында җәйрәп яткан басу янында очраштык. Шундый киеренке чорда, бөртекле культураларны урып-җыю барганда, җитәкченең басуларның берсендә булуы һәм эш барышын игътибар белән күзәтүе гаҗәп түгел.

- Биредә безнең «Нью Холланд» маркалы сигез ашлык җыю комбайны эшли. Алар белән Салават Хасбуранов, Рәлиф Тимерҗанов, Илнат Ни- сафетдинов, Илнур Сәетгалиев, Динар Мортазин, Артур Гайсин, Альмир Нуретдинов һәм Павел Янситов идарә итә, - дип сөйли Гөлнур Әсхәт кызы. - Барысы да намус белән эшли. Гомумән, бүгенге көнгә, бөртеклеләр 2200 гектар мәйданнан җыеп алынган. Ә хәзер безнең механизаторлар уҗым культураларының соңгы гектарларыннан уңыш җыю эшен алып баралар.

һәм шуны да әйтергә кирәк, уҗым ашлыгының нәтиҗәләре ярыйсы гына югары: бодай гек­тардан 35 центнер, ә арыш уртача 26 центнердан артык уңыш бирә. Җитәкче сүзенә караганда, бу былтыргы белән чагыштырганда сизелерлек күбрәк.

Механизаторлар арасында аграр университет студентлары да бар, алар предприятиедә про­изводство практикасы үтәләр. Дүртәүләр - Илсур Хаматов, Альмир Нуретдинов, Илнур Суфияров һәм Денис Пастухов. Алар югары уку йорты механик факультетының өченче курсына күчкәннәр. Биредә алган практик эш тәҗрибәсе киләчәктә аларга кирәк булыр дип, ышанабыз.

Гәзитнең әлеге саны чыккан­да, биредә инде уҗым культура­ларын урып-җыю төгәлләнгән һәм басуларда бөртекле сабан культураларын урып-җыю эше башланган булыр, дип уйлыйбыз. Ә ул 1000 гектар бодай, 600 - арпа, 252 - рапс. МТСның бердәм механизаторлар командасы бу бурычны да җиңел үтәргә тиеш.

Фотода: Комбайнчылар Павел Янситов, Илнур Сәетгалиев, Динар Мортазин.

Читайте нас: