Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
17 август 2020, 18:00

Уңыш канәгатьләндерү китерде

Узган атна ахырында без «Игенче» җәмгыяте хуҗалыгында булдык. Районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кебек үк, биредә дә ашлык уңышын урып- җыю эшләре бара иде.

Узган атна ахырында без «Игенче» җәмгыяте хуҗалыгында булдык. Районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кебек үк, биредә дә ашлык уңышын урып- җыю эшләре бара иде.

- Борчакны без урып-җыйдык. Аның уңышы гектардан 25, 6 центнер тәшкил итте. Басулар­да арыш һәм арпа урып-сугу эшләре дәвам итә. Әйтергә кирәк, бу культуралар да безне канәгатьләндерде. Беренчесе гектардан 32,1 центнер уңыш бирде, икенчесе - 25, - дип, яңалыклар белән бүлеште агропредприятие рәисе Роберт Сәитов.

Хәзер хуҗалыкта арпаның ике - «Саша» һәм«Белгородский - 100» сортларын, бодайның «Архат», карабодайны, көнбагышны орлыкка һәм кукурузны силоска урып- җыю эшләре бара.

Без « Игенче »гә килгәч, кызу эш өстендә Хәйбулла Хәмидуллин, Фәвәрис Әхмәтов һәм Рәис Хәмидуллин кебек тәҗрибәле механиза- торларга тап булдык. Аларның комбайннары уңышы гектардан 25-27 тирәсе центнер тәшкил иткән «Башкирский короткостебельный» сортлы уҗым тритикалесе басуы буйлап баралар иде.

Комбайнчыларның ашлык суктыру буенча күрсәткечләрен дә әйттеләр. Ул вакытка, Хәйбулла Хәмидуллинныкы 5300, Александр Ерофеевныкы - 4400 һәм Фәвәрис Әхмәтовныкы - аларныкыннан чак кына азрак 2063, Рәис Хәмидуллинныкы - 1147 центнер иде. Тик бу әле алар моңа кадәр борчак чабуда бул­ганлыктан гына.

Заманча техникасыз эшләве авыр һәм уңайсыз икәнлеген сөйләп торасы да юктыр, мөгаен. Авыл халкына бигрәк тә. Шуңа күрә, аны мөмкин булган саен яңартып торалар. Басуда эшләр башланыр алдыннан хуҗалык бөртекле культураларны чабу өчен «Чулпан» косилкасы, «РОУМ-14» басуда тирес тараткыч сатып алганнар, ә хәзер «ACROS» маркалы комбайн көтәләр. Чыгымнар, әлбәттә, аз түгел, тик ул моны аклый.

«Игенче» җәмгыятендә бөртекле культураларның сортын яңарту өстендә дә эшлиләр. Мәсәлән, хәзер борчакның «Память Попова», арпаның «Айдар», сабан бодаеның «Кенская юбилейная» сортларын игә башладылар.

Шушы атна башында ук җирле игенчеләр 850 гектарда уҗым культураларын чәчүгә керештеләр.

«Игенче»дә терлек асраучы эшче пен­сионерларга салам бүлеп бирүне дә хәстәрләгәннәр. Ике берәмлек техника аларны йортларына ташый. Моңа кадәр беренче чабудан һәр йортка дүртәр төргәк печән биргәннәр. Авыл халкы мондый ярдәмнән бик канәгать.

Фотода: Басу эшчәннәре Фәвәрис Әхмәтов, Рәис Хәмидуллин.

Читайте нас: