Юлдаш
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
11 август 2020, 19:10

Һәр сәгатьнең кадерен беләләр

Районның барлык агропредприятиеләрендә дә игенчеләр бөртекле культуралар уңышын җыюны актив алып бара. «Юлдашның» бу номерын әзерләгәндә, без «Чишмә» токымчылык заводында булдык һәм анда басуда эшләрнең ничек баруын күрдек.

Районның барлык агропредприятиеләрендә дә игенчеләр бөртекле культуралар уңышын җыюны актив алып бара. «Юлдашның» бу номерын әзерләгәндә, без «Чишмә» токымчылык заводында булдык һәм анда басуда эшләрнең ничек баруын күрдек.

- Бер үк вакытта уҗым арышы Һәм борчак урабыз. Беренче культура гектардан 30 центнер уңыш күрсәтә, ә икенчесе - 27, - дип аңлатты безгә хуҗалык җитәкчесе Фирдәвис Кәбиров. - Механизаторлар коллективы бездә тәҗрибәле, барысы да намус белән эшли. һәр сәгатьнең кадерен беләбез.

Башкача була да алмый. Хәзер бит кайнар чор. һәм быелгы урып-җыю кампаниясенең ни дәрәҗәдә оператив Һәм сыйфатлы башкарылуы Һәр басу хезмәткәреннән тора.

Борчакны урып-җыюга өч комбайн җәлеп ителгән, уҗым арышына - дүрт. Туры комбайнлауны механизаторлар Рафаил Шакиров, Газизҗан Камалетдинов, Рафаил Габдрахманов Һәм урак вакытында вакытлыча комбайн кабинасына утырган, баш зоотехник Илшат Әхмөхәммәтов алып бара. Механизаторлар Рабис Юнысов, Рөстәм Әсәнов, Эльвир Әхияров, Илмир Солтанов, ашлыкны ташуда водительләр Данил Сайфутьяров, Рөстәм Сибгатуллин, Хәйдәр Акмөхәммәтов, Галимҗан Бикмөхәммәтов Һәм Фәнис Гәрәев уңышлы эшли. Игенчеләрнең кәефе яхшы, ә мондый алым белән теләсә нинди эш югары темпта барачак.

Быел агропредприятие ике яңа «Бюллер» Һәм «Кузбасс» чәчү комплексы, шулай ук «Беларус МТЗ - 82.1» тракторы сатып алып, машина-трактор паркын шактый тулыландырган. Моның өчен, әлбәттә, шактый матди чыгымнар кирәк булган, әмма хәзер заманча техникасыз авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген алып баруны күз алдына да китереп булмый. Шунлыктан аграрчылар яңа техникалар килеп чыгуын игътибар белән күзәтеп баралар.

Без «Чишмә»гә килгән көнне биредә Балтач районының бер хуҗалыгына бес­тужев токымлы 22 баш нәселле таналар да җибәрергә әзерлиләр иде. Ике як та үзләренә отышлы килешү төзегәннәр, диләр.

Фотода: Басу хезмәтчәннәре Рабис Юнысов, Илмир Солтанов, Данил Сайфутьяров, Эльвир Әхияров.



Читайте нас: