Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Икмәк булачак!

Авыл эшчәннәре өчен кызу мәл башланды. Урып-җыю бара. Басуларда үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шуңа да алар, вакытны әрәм итмичә, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшли. Рай­он буенча гомумән алганда 36 мең гектар мәйданда эшләр башкарасы бар. Урып- җыюга якынча 80 комбайн җәлеп ителә.

Авыл эшчәннәре өчен кызу мәл башланды. Урып-җыю бара. Басуларда үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шуңа да алар, вакытны әрәм итмичә, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшли. Рай­он буенча гомумән алганда 36 мең гектар мәйданда эшләр башкарасы бар. Урып- җыюга якынча 80 комбайн җәлеп ителә.

«Калинин» җәмгыяте эшчәннәре быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында тәүгеләрдән булып уракка төште һәм аны беренчеләр рәтендә тәмамларга да ниятлиләр. Шундый зур план­нарын безгә әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Винер Габдуллин җиткерде:

- Басулардан игеннәрне җыеп алу өчен безгә якынча 20-25 көн кирәк булачак. Иң мөһиме, көннәр аяз торсын. Ә механизаторларыбыз моңа әзер, шуңа да шик юк, куелган бурычны без үтәп чыгачакбыз. Ә без аларга уңышлар гына телибез.

«Россия» токымчылык заводында шулай ук хәзер бөтен көч бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга юнәлтелгән. Һәм, әйтергә кирәк, биредәге комбайн­чылар штатында нигездә 25 яшькә кадәрге яшьләр тора. Шулай икән, димәк, аларда быелгы уракны лаеклы үткәрү өчен егәрлелек һәм теләк җитәрлек.

Без хуҗалыкка барган көнне игеннәрне чабуда Җәүдәт Вәлитов һәм Рәфис Исмәгыйловның ике ком­байны эшли иде. Биш комбайн - Наил Сәхәүтдинов, Фидус Гәрәев, Азамат Зәкиев, Линар һәм Айнур Рәхимҗановлар ашлык суктыра. Басудан ашлыкны Фидәис Зиннәтулин һәм Ранис Идиятуллин ташып тора. Саламны Айдар Галләмов пресслый, аны Ришат Габбасов ташый, «Скорпион» телескопик төягечкә Фәдис Гәрәев идарә итә. Туфрак эшкәртүгә - Рәдиф Әхмәдуллин, дисклауга - Радик Әхмәдуллин, туңга сөрүгә Данил Нәбиев җәлеп ителгән. Техник хезмәтләндерүдә - Таһир Вәлитов.

Быелгы сезонга хуҗалык яңа техника да кайтарган: бу «Туман-2М» сиптергече һәм «Кировец К-739Ст» тракторы. Биредә техниканы модернизацияләүгә һәрчак игътибарлы карыйлар.

Һәм, әйткәндәй, без комбайннар эшләгән басуга баргач, күзгә тәүге ташланганы - механизаторларның янәшәдә тезелеп торган җиңел автомобильләре булды. Аларның маркаларына караганда, «Россия»дә халык эшли һәм акча эшли белә...

Россия»нең басу командасы.

Фотода: «Калинин» җәмгыяте механизаторлары Фирдәвис Дәүләтбаев, Айнур Арсланов һәм Марат Мосабиров.



Читайте нас: