Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Урак эшләре алдыннан

Сорт сынау участогы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашлыгында та­ныштыру семинары үтте. Биредә 8 бөртекле культураның 145 перспектив сорты сынау үтә: 58 - бодай, 15 - арпа, 19 - борчак, 10 - уҗым бодае, 9 - уҗым арышы, 4 - уҗым тритикале, 10 - ясмык һәм 12 - соя. Чарада катнашучылар делянкалар буйлап йөрде (әйткәндәй, аларның уртача зурлыгы 12 гектар тәшкил итә) һәм бөртекле культураларны карады.

«Россельхознадзорның Башкортстан референт үзәге» ФДБУ Дүртөйле шәһәре 16 ТО әйдәүче агрономы Гөлназ Мусина апробация, орлыкларның чәчүгә яраклылыгы һәм бу җәһәттән тутырыласы документлар турында сөйләде.

Семинарда шулай ук «Эшләүче әниләр өчен иң яхшы предприятие» X республика конкурсында катнашкан өчен «Ленин» токымчылык заводы җитәкчесе Альберт Дәүләтбаевка «Башкортстан Республикасы профсоюзлар федерациясе» Республика союзының, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны со­циаль яклау министрлыгының, БР Эш бирүчеләр союзының Рәхмәт хаты, Башкортстан Республикасының икътьисади эшчәнлекнең төп төрләре оешмалары арасындагы кон­курста «Иң яхшы шартлар һәм хезмәт иминлеге оешмасы» номинациясендә авыл һәм урман хуҗалыклары оешмалары арасында III урын өчен «Еникеев» җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаковка Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федера­циясе дипломы тапшырылды.

Семинарда урып-җыю эшләрен башкарганда хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да хәтергә төшерделәр. Гостехнадзорның Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре инспекциясе җитәкчесе Рамил Хәйруллин җыелучыларның игътибарын шуңа юнәлтте. Семинарда катнашучылар ары таба «Вәлиев» токымчылык заводында булды. Аның җитәкчесе Раил Гәрәев урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде. Биредә, нигездә бөтен техника паркы күрсәтүгә куелган. Хуҗалык җитәкчеләре шулай ук агрохуҗалыкның автоматлаштырылган ындыр табагын карады, аннары борчак басуларында булды һәм аның өлгергәч җиргә ятмаган яңа сортлары белән танышты.

Читайте нас: