Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Алдынгыларны - алга

«Россия» токымчылык заводы эшчәннәре дүшәмбе, 13 июльдә бөртекле культураларны урып-җыюга кереште.

«Россия» токымчылык заводы эшчәннәре дүшәмбе, 13 июльдә бөртекле культураларны урып-җыюга кереште.

һәм, әйтергә кирәк, урак башка еллардагыдан ике атнага иртәрәк башланды. Моңа һава шартлары сәбәп булды. Кызу көннәр игеннәрнең өлгерү тем­пына үз йогынтысын салды. Тик әлеге хуҗалык игенчеләре эшкә һәрвакыт әзер. Инде бер-ике көн үтүгә урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә эшләячәк. Без исә, әйләнеп карарга да өлгермәбез, авылэшчәннәреаныңтәмамлануы турында да хәбәр итәр.

Без хуҗалыкка килгән көнне тәҗрибәле механизаторларның берсе Җәүдәт Вәлитов бөртеклеләрне чаба иде. Аның хезмәт стажы 31 ел. Янында Рә­фис Исмәгыйлов эшли. Сүз уңаенда, аның стажы 13 ел. Саннарның урыннарын махсус алыштырып куйган кебек. Тик, ничек кенә булмасын, икесе дә ур­так эшкә бар көчен сала. Югыйсә, аларны бергә фотога төшереп гәзитнеңберенче битенә куяр идек мени...

Хуҗалык урып-җыю кампаниясен үткәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә: техника, ягулык-майлау материал­лары һәм кадрлар белән тәэмин ителгән. Биредә әйтүләренчә, иң мөһиме сәламәтлексынатмасын. Ә коронавирус панде­миясе шартларында бу беркайчан булмаганча, мөһим. Без беләбез, «Рос­сия» токымчылык за­воды җитәкчелеге һәм белгечләре бөртекле культураларның пер­спективалы яңа сорт­лары барлыкка килүне игътибар белән күзәтеп бара. Быел да биредө борчакның «нарат», «велес», сояның «Миләүшә», арышның «памяти Кунакбаева», арпаның «памяти Чепелева» сортларын чәчкәннәр. Токым­чылык заводы җитәкчесе Рәфил Гомәров әйтуенчә, аларның уңдырышлылыгы 15 процентка югары, димәк, бу сортлар үзен аклаячак.

«Россия» игенчеләренең хезмәте, бөтен ил, шулай ук аерым авыл хуҗалыгы предприятиесе масштабларында да тук башак­лар белән сөендерсен, диясе килә. Ә бу, үз чиратында, безнең өстәлләрдә һәрвакыт хуш исле икмәк булуга гарантия.

Фотода: Механизаторлар Рәфис Исмәгыйлов һәм Җәүдәт Вәлитов.



Читайте нас: