Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эш алга бара

Көннәр кояшлы, аяз тора, димәк, безнең авыл эшчәннәре басуларда планлаштырган эшләрен өзеклекләрсез башкара ала. Шуңа да без эшләр барышын белү өчен Киров исемендәге токымчылык заводына юлландык. Һәм,әйтергә кирәк, хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ганиев белән бергә басуларда йөргәннән соң, чираттагы тапкыр инандык: аларда эшләр алга бара.

Көннәр кояшлы, аяз тора, димәк, безнең авыл эшчәннәре басуларда планлаштырган эшләрен өзеклекләрсез башкара ала. Шуңа да без эшләр барышын белү өчен Киров исемендәге токымчылык заводына юлландык. Һәм,әйтергә кирәк, хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ганиев белән бергә басуларда йөргәннән соң, чираттагы тапкыр инандык: аларда эшләр алга бара.

- Әлеге вакытта без сенаж хәзерләү белән мәшгуль. Бүгенгә ул (бу сишәмбе иде, авт. искәрмәсе) 50 мең центнердан күбрәк салынды, - дип сөйли Рамил Тимерҗан улы. - Икенче кат чабу да булачак. Бу исә тагын да 35-40 мең центнер дигән сүз. Аннан тыш, 60 мең центнерга якын силос салу планлаштырыла.

Бер үквакытта печәнхәзерләүбара. Эшләрнең әлеге фронты механизатор Раул Тимерхановка ышанып тапшырыл­ган, ул пресс-җыйгычка идарә итә. Әлегә 50 тоннадан күбрәк печән хәзерләнде, икенче кат чабудан 600 тонна көтелә. Бүгенге көнгә 770 центнер күпьеллык үләннәр чабылган. Бу эшне «Mac- Don» комбайнына идарә итүче Рәвис Шәйхетдинов башкарган. Хәзер бер еллык үләннәрне чабуны көтәләр һәм мал азыгы хәзерләүне дәвам итәчәкләр.

Сенаж салуда комбайнчылар Мар­сель Вафин һәм Радик Адыев эшли, ә Радим Шәйхетдинов, Айрат Зыякаев, Илгиз Бәдретдинов, Рәмзис Гәрәев, Халит Гәрәев һәм Ришат Бакаев яшел массаны ташый. Алар көн саен басулар­дан азык ихатасына берничә рейс ясый. Әлеге командадан беренче икесенең күрсәткечләре иң югарысы.

Сенаж ямында яшел массаны тапату­да механизатор Рифат Мөхәммәтвәлиев үрнәкле эшли, аның ярдәмчесе - Вадим Шәрипов. Хуҗалыкта шулай ук уҗым куль­туралары чәчү өчен туфрак эшкәртү һәм бөртекле культуралар биләгән мәйданнарны корткычларга каршы эшкәртү бара. Әйткәндәй, моның өчен Бразилиядә җитештерелгән яңа “Jacto” сиптергечесатып алганнар. Күренүенчә, кировлылар техникадан канәгать, ул эшләрне автоматлаштыру система­сы белән җиһазланган, файдалануда ышанычлы һәм үзенә бирелгән барлык характеристикаларын аклый, төрле авыл хуҗалыгы культураларының зур мәйданнарын эшкәртү мөмкинлеге бирә.

Эшне туктатмас өчен, механизатор­ларны тукландыру басуда ук оештырыл­ган, аларга урындагы поварлар Гүзәл Калкаманова һәм Рида Мөхәмәтвәлиева әзерләгән тәмле төшке аш китерелә. Та­мак ялгап, көч җыйганнан соң, игенчеләр янә үзләренең басу кораблары штур­валы артына утыра. Шик юк, Киров игенчеләре куелган барлык бурычларны да башкарып чыгачак, алар илке-салкы эшләп өйрәнмәгән. Ә бәрәкәтле җиребез, һичшиксез, игенченең тырыш хезмәтенә мул уңыш белән җавап бирер дигән өметтә калабыз.

Фотода: Водительләр Рәмзис Гәрәев, Халит Гәрәев, механизатор Радим Шәйхетдинов.



Читайте нас: