Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җаваплы чор

«Уңыш» токымчылык заводы- җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте.

«Уңыш» токымчылык заводы- җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте.

Чараны хакимият башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Салават Ислакаев ачты. Ул, мал азыгы культуралары барлык чәчү- лек мәйданнарның 32 процентын били, дип билгеләде. Быел 150 миллион сум- га 27 берәмлек куәтле техника сатып алынган, үткән елда шушы ук чорда 15,2 миллион сумга 20 берәмлек техника кайтарылган булган. Гектарына 25 килограмм тәэсир итүче матдәдә ашламалар кертелгән. Былтыр бу күрсәткеч 16 килограммга якын, ә аннан элек­кеге елда тагын да азрак булган. Кай­бер хуҗалыклар 45 килограмм һәм аннан да күбрәк керткән. Сөт сату үтк­ән елның шул ук чорына карата 104,6 процент тәшкил итә.

Хуҗалыкта эшләр торышы һәм мал азыгы хәзерләүне оештыру турында «Уңыш» токымчылык заводы җитәкчесе Азат Корбанов сөйләде. «УралПлемАгро» җәмгыятенең терлекчелек буенча кон­сультанты Вәлит Мәҗитов һәм Дүртөйле шәһәр һәм район ветеринария станци­ясе ДБУ начальнигы Илдар Казыханов сусыл һәм тупас азыклар салу техноло­гиясе белән таныштырды, азыкка сенаж һәм силос салганда консервантларны файдалану мәсьәләләренә тукталды. «Россельхознадзор» ФДУ филиалының бүлек белгече Марина Якимова төбәк­тәге фитосанитария торышы турында сөйләде.

«Уңыш» токымчылык заводы-җәмгыятенең баш агрономы Ришат Кор­банов, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Рузил Садыйков, токымчы­лык заводы механигы Ришат Хәлиуллин, баш дәүләт инженер-инспекторы Рамил Хәйруллин чыгышы ясады. Киңәшмә эшенә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов йомгак ясады.

Читайте нас: