Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр аяз минутны файдаланып

Нинди генә вакыйгалар булмасын, авылдагы эшләргә йогынты ясый алмый. Коронавирус коронавирус белән, әмма авыл хуҗалыгы эшләрен беркем дә бетермәде. Хуҗалыкларда барысын да вакытында эшләргә кирәк, хәзер кирәген эшләмәсәң - кыш көне проблемалар булачак. Күпьеллык үләннәр өлгерде, бигрәк тә быел һава шартлары моңа уңай тәэсир итә - аларны кышка хәзерләргә кирәк. Сыерларның ни дәрәҗәдә кышлавы һәм күпме сөт бирүләре шуңа бәйле.

Без «Еникеев» токымчылык заводы җәмгыятенә килгәндә, биредә эш кайный иде. Ике азык җыю комбайны козлятник ваклау белән шөгыльләнә. «Бу үләннән сенаж салу өч көн элек башланды. Күпьеллык үләннәрнең туклыклы сыйфатын югалтмас өчен, эшләрне уңышлы башкарырга кирәк. МТСтан техника да җәлеп итеп, басуларда үлән чаптык, ә калганын инде үз көчебез белән эшлибез. Агротехник таләпләргә туры китереп, сенаж әзерләү өчен кирәк булган бар нәрсә дә, шул исәптән консервантлар да бар», - диде безгә хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиесе тагын бер яңа «Полесье» азык җыю комбайны сатып алган. Хуҗалык белгечләре аны үзләре җайга салганнар һәм менә быел ул басуда беренче сезон. Руль артында тәҗрибәле механизатор Флүр Гыйлемгәрәев утыра. Икенче комбайн белән аның улы Рәмзил идарә итә. Хәзерге вакытта әти белән улның иңгә-иң куеп бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләве еш очрамый. Гомер буе авыл­да хезмәт куйган өлкән Гыйлемгәрәев күпьеллык тәҗрибәсен улына тапшыра. Вакланган яшел массаны ташу тукта­лып тормасын өчен, комбайннар сигез берәмлек автотранспорт чараларына хезмәт күрсәтә, һәрберсенә - дүртәр машина.

Күпьеллык үләннәрдән сенаж салу - азык әзерләүнең башы гына. Хуҗалыкның планында кышка һәр баш эре мөгезле терлекне 40 центнер азык берәмлеге белән тәэмин итү. Ә моның өчен, оптималь срокларга сыешып, җиң сызганып эшләргә кирәк. Ә «Еникеев» токымчылык заводы җәмгыятендә моны авыл хуҗалыгы җитәкчесеннән башлап механизаторга кадәр барысы да аңлый, шуңа күрә бу көннәрдә һәр аяз минутны кулланырга һәм кыска вакыт эчендә эшләрне тәмамларга тырыша.

Терлек азыгы җыю комбайннарына әтиле-уллы Гыйлемгәрәевләр хезмәт күрсәтә.
Техника Басуда.
Читайте нас: