Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Нормативлар үтәлә

Нормативлар үтәлә Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын­да чәчүлекләрне планлы тик­шерү үткәрә. Узган атна аза­гында алар «Игенче», «Еникеев» җәмгыятьләрендә, сорт сынау участогында, шулай ук фермер Рөстәм Төхвәтуллин басуларында булды.

Бәяләү ашлама кертү, орлыклар репро­дукциясе, рәтләрнең тигезлеге, чи калган урыннар һәм ачыклыклар, рәт аралары киңлеге, орлыкларны тиешле тирәнлеккә күмдерү, шытымнарның куелыгы һәм торышы, чәчүлекләрдәге чүп үләннәре, басуның торышы (этикет), чәчү әйләнешендә культураларны чиратлаштыру, баганалар тирәли чәчү кебек күрсәткечләр буенча башкарылды. Таләп ителгән бөтен нормативларны үтәгәндә максималь балл 100 тәшкил итә.

Гомумән алганда, комиссия әгъзалары күрелгәннәрдән канәгать калды. Игенчеләр басу эшләрен башкарганда билгеләнгән барлык нормативларны да үтәргә тырыша.

Читайте нас: