Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сөт елгалары...

Узган чәршәмбедә «Ленин» токымчылык заводында булганда аның җитәкчесе Альберт Дәүләтбаевтан шактый кызыклы мәгълүмат алдык. Республикадагы сөт җитештерү һәм сату буенча үзенә тиңдәш 960 хуҗалык арасында агымдагы елның дүрт аенда ул 12 нче урында тора икән. Килешәсездер, сокланырлык. Әйткәндәй, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Без беләбез ич: биредә эшли дә, агробизнестагы заман җилләренә иярә дә беләләр.

Узган чәршәмбедә «Ленин» токымчылык заводында булганда аның җитәкчесе Альберт Дәүләтбаевтан шактый кызыклы мәгълүмат алдык. Республикадагы сөт җитештерү һәм сату буенча үзенә тиңдәш 960 хуҗалык арасында агымдагы елның дүрт аенда ул 12 нче урында тора икән. Килешәсездер, сокланырлык. Әйткәндәй, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Без беләбез ич: биредә эшли дә, агробизнестагы заман җилләренә иярә дә беләләр.

2017-2019 елларда токымчылык заводында фермаларда тулысынча реконструкция үткәрелде. Анда йомшак аслыклар җәйделәр, яктырткыч диодлы лампалар, автоматик режимлы вентиляторлар куйдылар. Ике абзарда азык эттергеч роботлар эшли, тәүлегенә алар азык өстәлен 24 тапкыр әйләнеп чыга һәм азыкны маллар алдына бирә. Бүгенге көндә сыерларны ашату лактация фазасы һәм савымның санына бәйлелеккә карап, сигез төрдәге аерым рацион кысаларында башкарыла. Маллар 15 төрдә азык һәм азык өстәмәләре ала. Бу соя, шрот, түп, пробиотиклар, премикслар.

Былтыр Юкәлекул фермасын көтүне контрольдә тотуның автоматик системасы белән җиһазлаганнар. Биредә кара-чуар токымлы сыерлар асралачак, ә әлегә анда бестужев токымлы маллар тора.

Токымчылык заводында сөт җитештерү үткән елның шул ук чоры белән чагыштырган­да 122 процентка арткан, биредә көн саен 14 тонна продукт сатыла (бу үткән елгыдан 3,7 тоннага күбрәк), тереләй авырлыкта маллар 30 процентка күбрәк үстерелгән, шулай ук бозаулар алу 14 процентка күбрәк һәм бу сан 982. Гомумән, малларның баш саны 15 процентка арткан һәм хәзер 2706 баш тәшкил итә. Саннар таң калдыра.

Бүгенге көндә хуҗалык савучылары һәр сыердан 22 шәр килограмм сөт савып ала. Шулай ук сыерларның һәркайсы 32-34 килограмм сөт биргән төркемнәр дә бар. Бу венгер токымлы таналар һәм раздой төркеме. Ә савучылар арасында иң югары күрсәткечләр Рита Зәйнетдинова һәм Роза Мәсәлимовада. Елның үткән чорында аларның һәркайсы 3640 килограммга якын сөт савып алган.

Хуҗалыкта кара-чуар токымлы 400 тана ясалма орлыкландырылган. Һәр дүшәмбедә үзләрендәге ультратавышлы тикшерү аппа­ратында сыерларның буазлыгын тикшерәләр. Сыерларны ясалма орлыкландыруда тех­никлар Зөһрә Хәмәтҗанова һәм Орифали Эшонкулов эшли.

Токымчылык заводы шулай ук Венгриядән 66 баш тана сатып алуны планлаштыра. Алар инде карантинда тора, ә бер айдан соң хуҗалыкка кайтарылачак. Кыскасы, сөт елгалары, чыннан да, бар. Тик алар аксын өчен шактый көч салырга кирәк...

Фотода: Сыер савучы Альмира Гатауллина һәм зоотехник-селекционер Ирина Нәбиева.

Читайте нас: