Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Россия» икмәкле булачак

Илдә һәм дөньяда коронавируска бәйле хәлләр, гомумән алганда, барлык киңкүләм мәгълүмат ча­раларында беренче санлы темага әверелде. Тик ничек кенә булма­сын, районның агрохуҗалыклары басуларында планлаштырылган барлык эшләр дә башкарыла. Аларны соңыннанга калдыру мөмкин түгел. Шуңа да безнең авыл эшчәннәре бөтен саклык ча­раларын кулланып, эшне дәвам итә.

Үткән пәнҗешәмбедә без «Россия» токым­чылык заводында булдык һәм моның чыннан да шулай булуына ышандык.

- Әлеге вакытта бездә 1100 гектардагы уҗым арышы мәйданнарын химик эшкәртү тәмамланды, - диде очрашканда хуҗалык җитәкчесе Рәфил Гомәров. - Уҗым бодае, сабан бодае, борчак һәм арпаны химик утау бара.

Быел хуҗалык басуларында бөртекле культураларның яңа сортлары чәчелгән, бу - сабан бодаеның «ульяновская105», арпаның «памяти Чепелева», борчакның «нарат», «велес», карабодайның «яшьлек» һәм сояның «миләүшә» сортлары.

Шуны билгеләргә кирәк, биредә ба­зарда икътисади яктан отышлырак, уңыш бирү күзлегеннән көчлерәк, һава шартлары үзгәрүгә чыдамрак культуралар барлыкка килүен игътибар белән күзәтеп баралар.

Басу эшләре башлануга хуҗалык «К-739» тракторы, «Туман-204» ашлама сиптергеч кебек яңа техника сатып алган, икенчесе ике атна элек эшкә дә кушылган инде.

Басуларны химик утауда механизатор Азамат Зәкиев эшли, ул югарыда телгә алынган «Туман»га идарә итә. Ә Ранис Идиятуллин һәм Венер Рәшитов басуларга су ташып тора.

Кыскасы, «Россия»дә булганнан соң, без чикләү чараларына карамастан, әлеге агрохуҗалыкта кешеләрнең яшәеше бөтен илдәге кебек үк, тукталып калмаячагына инандык...

Фотода: Механизаторлар Венер Рәшитов, Азамат Зәкиев, Ранис Идиятуллин һәм хуҗалык агрономы Айдар Фазылов.

Читайте нас: