Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яхшы эшлиләр

«Горшков» токымчылык заводы игенчеләре чәчү кампаниясенә актив кушылды. Шунысы куа­нычлы, һава шартлары да авыл эшчәннәренә вакытны югалтмый­ча эшләргә мөмкинлек бирә.

«Горшков» токымчылык заводы игенчеләре чәчү кампаниясенә актив кушылды. Шунысы куа­нычлы, һава шартлары да авыл эшчәннәренә вакытны югалтмый­ча эшләргә мөмкинлек бирә.

- Без чәчү эшләрен башлауга яхшы әзерләндек дип исәплим, - дип сөйли агрохуҗалык җитәкчесе Тәнзилә Идрисова.

- һәм район гәзитенең киләсе саны чыгуга без аны тәмамларбыз да, мөгаен. Эш нигездә соңгы гектарларда бара. Гомумән алганда, сабан ашлыклар мәйданы безнең хуҗалыкта 1410 гектар тәшкил итә. Кукурузны 194 гек­тарда, берьеллык үләннәрне 214 гектарда чәчү планлаштырыла.

Механизаторлар Радик Гәрәев, Нико­лай Шамратов, Валерий Хәлиуллин, Ринат Закирҗанов чәчүнең алгы сызыгында бул­ган. Станислав Исхаков ашлама керткән, Станислав Губаев һәм Рәсим Галәветдинов катоклауда эшләгән. Водительләр Алик Шәрипов, Рәзил Сәйфуллин, Шакир Кадыйров орлыкны басуларга вакытында ташып торган. Ә эретеп ябыштыручы Максим Ибаев кирәк чакта техник ярдәм күрсәткән.

Чәчү өчен биредә бөртекле культураларның яңа суперэлита орлыкларын кайтарганнар: бу - арпаның «памяти Чепелева», арышның «памяти Кунакбаева» сортлары.

Быел хуҗалык “Manitou” тракторы сатып алган, ә шушы көннәрдә бирегә үзйөрешле «Туман-2М» сиптергеч-тараткычы, сабан, дискатор кайтачак. Димәк, матди-техник база заманча техника белән тулылана. Бу исә, биредәге игенчеләргә эшләү тагын да җиңелләшә, дигән сүз.

Тагын шунысы, горшковлылар адресына мактау сүзләре әйтми булмый. Алар үз хуҗалыгы биләмәсендә 2500 (!) чыршы утырткан. Бу тирә-як мохитнең чисталыгы һәм яшәгән урынның матурлыгы турында кайгырту дигән сүз. Башкаларга да менә дигән үрнәк...

Механизаторлар Ринат Закирҗанов, Станислав Исхаков, Радик Гәрәев һәм Валерий Хәлиуллин.

Механизатор Владислав Губаев яңа тракторга идарә итә.

Читайте нас: