Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чәчү бара

Коронавирус пандемиясе белән хәлләр ничек кенә катлаулы булмасын, авыл эшчәннәренә чәчү эшләрен башкарырга кирәк.

Коронавирус пандемиясе белән хәлләр ничек кенә катлаулы булмасын, авыл эшчәннәренә чәчү эшләрен башкарырга кирәк.

Әлбәттә, бу җәһәттән барлык хәвефсезлек кагыйдәләренүтәү зарур. «Уңыш» токымчылык заводында сабан ашлыкларны чәчү тәмамланган инде. Әле биредә кукуруз һәм карабодай чәчү өчен туфрак эшкәртү бара. Бу хакта безгә хуҗалыкның баш агрономы Ришат Корбанов сөйләде. Атна азагына механизаторлар силос өчен кукуруз| чәчә башлаячак, аннары чират карабодайга. Чәчү барышында ашламалар белән өстәмә тукландыру да башкарыла. Хуҗалык уҗым арышын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру өчен 200 тонна катлаулы һәм 40 тонна азотлы ашламалар туплаган.

Ришат Мәүләви улы басу эшләренә җәлеп ителгәннәрне исемләп телгә алды. Алар - механизаторлар Ансар За­рипов, Данил Садретдинов һәм ашлык ташучы водитель Данис Садретдинов. Хуҗалык чәчү кампаниясен үткәрү өчен орлыклар, ягулык-майлау мате­риаллары һ.б. белән тәэмин ителгән. Аннан тыш, яңа дисклы тырма һәм орлык агулау өчен махсус машина кайтарылган. Уңышлылар, бернигә дә карамый, барлык басу эшләрен оешкан төстә башкарып чыгар, ә җир аларга мул уңыш белән җавап бирер, дип ышанабыз.

Фотода: Механизатор Гали Зарипов. Ул туфракны чәчү алды эшкәртүне башкара.



Читайте нас: