Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ал-ял белми эшлиләр

Коронавирус пандемиясе белән хәлләр ничек кенә булмасын, бездә авыл эшчәннәре басу эшләре белән мәшгуль, чөнки аларны кичектереп булмый. Хәзер игенчеләргә вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, өстәвенә, һава шартлары да ях­шырды. Без «Центральная» МТС Дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе «Агыйдел» Дүртөйле филиалында бул­дык һәм әлеге предприятие җитәкчесе Гөлнур Нуртдинова белән чәчү эшләре барышы ту­рында сөйләштек.

Чәчү кампаниясе бездә 13 апрельдә башланды. Безгә ярыйсы зур - 5 мең гектар мәйданнарда чәчәсе бар, - диде Гөлнур Әсгать кызы. - Шуларның 3,5 мең гекта­рын - бөртекле һәм техник культуралар, 1,5 мең гектарын күпьеллык үләннәр биләячәк. Тик безнең механизаторлар сыната тор­ганнардан түгел. «Борчакның «аксайский усатый» сортын һәм бер еллык үләннәр чәчү тәмамланды инде. Хәзер бодайның «архат элита» һәм «омская-36» сортларын, арпаның «Саша» сортын чәчәбез. Арытаба көнбагыш, рапс, силос өчен кукуруз мәйданнарында эш башланачак.

Предприятие басуларында шулай ук әлеге вакытта уҗым арышын аммиаклы селитра белән өстәмә тукландыру бара. Бер гектарга 100 килограмм ашлама кертелә.

Безгә аеруча тырышып эшләгән меха­низаторларны да исемләп әйттеләр. Алар Борис Султанаев, Александр Байбатыров, Динар Фазлетдинов, Павел Янситов, Рат­мир Хаҗгәрәев. Чәчү кампаниясендә шулай ук водительләр Фәвис Вәлиәхмәтов, Рифат Әхмәтов, автозаправка станциясе опера­торы Таһир Сәмигуллин, төягеч водителе Илһам Әхмәдиев, диспетчерлар Лиана Дәүләтбаева, Альбина Фазылова, склад эшчеләре Рима Казыйханова, Гөлфирә Кәшфиева һәм Мария Ираева. Ә инде намуслы хезмәттә булган шушы кампания арымый эшләсен өчен Әлфия Хәйдәрова җаваплы, ул тәмле ашлар пешерә.

Машина-технология станциясе эшчәннәренең кәефләре яхшы булуына үзебез күреп ышандык. Икмәкненәкъ шулай үстерергә кирәк тә. Без исә тир түгелгән туфракларны бары тик юмарт, мул уңышы белән сөендерсен дип кенә телибез.

Фотода: Механизатор Илнат Нисафетдинов һәм водитель Рифат Әхмәтов.

Читайте нас: