Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
30 апрель 2020, 13:50

Озакка сузарга ярамый

Сишәмбе көнне без «Ленин» то­кымчылык заводында булдык, биредә чәчү эшләре барышы белән кызыксындык. Тик очрашу вакытында авыл хуҗалыгы пред­приятиесе җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев, әлегә чәчү 2 мең гектарда гына башкарылган, ә барысына да яңгырлар гаепле, дип безнең журналист дәртен берникадәр басты. Явым-төшеме азрак көтеп торсын иде дә бит, игенчеләргә эшләргә комачаула­масын иде.

-Чәчүгә без ныклап әзерләндек. Кирәк­ле күләмдә ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алынды. Хуҗалыкта орлык фондын да яңарттык: быел борчакның «агроинтел», карабодайның «яшьлек», кукурузның «КВС» сортла­рын чәчәбез. Әлеге сезонда шулай ук көнбагышка бүленгән мәйданнарны 50о гектарга кадәр арттырырга ниятлибез, - дип сөйли токымчылык заводы җитәкчесе Альберт Рафаил улы.

Бу хуҗалык шунысы белән дә таныл­ган: җитәкчелек авыл хуҗалыгы тех­никасы паркын яңартуга зур игътибар бирә. Әйткәндәй, эш өчен һәрвакыт тракторлар һәм комбайннарның яхшы техник характеристикалы иң алдынгы үрнәкләрен генә алалар. Мисалга, үткән елда биредә яңа чәчү комплексы барлыкка килгән, ә быел - «ALPHA-4100» сиптер­гече. Әлеге техниканың мөмкинлекләре белән җентекләбрәк танышу өчен без җитештерүченең сайтына кердек һәм шаккаттык. Югары дәрәҗәдәге уңайлы­лык һәм гадилек, ышанычлы файдалану җитештерүче компания сиптергечне шулай характерлый. Ә инде әле аңарда эшләүче механизаторлар Александр Максимов һәм Вадим Вайметов моның чыннан да шулай булуын раслый.

Һәм әйтергә кирәк, бу арзанлы уңайлык түгел. Сүз миллионлы чыгымнар турында бара. Тик хуҗалык көчле һәм ул ахырда үзен аклаячак эшкә чыгымнар сарыф итә ала. Ә без тамчы да шикләнмибез: биредәге эшчәннәр шундый заманча техникага идарә итә алулары белән горурланадыр.

Материал басмага әзерләнгәндә, ленинлылар 2400 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарган да инде. Хәзер шундый вакыт: эшне сузарга ярамый. Игенчеләрнең һәркайсы моны яхшы аңлый һәм бар көчен салып эшли.

Читайте нас: