Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
28 апрель 2020, 18:45

Басуларда эш кайный

Коронавирус пандемиясе белән бәйле хәл хәзер инде шундый масштаблар алды: «Вәлиев» токымчылык заводында безгә урындагы игенчеләрне фотога төшерү өчен басуларга барырга рөхсәт булмавына, дөресен әйтик, бераз гаҗәпләндек тә, тик моны аңлыйбыз.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле хәл хәзер инде шундый масштаблар алды: «Вәлиев» токымчылык заводында безгә урындагы игенчеләрне фотога төшерү өчен басуларга барырга рөхсәт булмавына, дөресен әйтик, бераз гаҗәпләндек тә, тик моны аңлыйбыз. Әйе, кешеләр үз сәламәтлекләре өчен хәвефләнә һәм шәхсән үзләренә кагылмаган бәйләнешләргә кермәскә тырыша. Тик, ничек кенә булмасын, әлеге хуҗалыкта чәчү кампаниясе барышы турында әңгәмә кора алдык, без бу хакта баш агроном Рәзил Вилданов белән сөйләштек. Һәм менә нәрсәләр белдек.

Дым каплатуга, күпьеллык үләннәрне тырматуга биредә - 7 апрельдә, уҗым культураларын өстәмә тукландыруга 12 сендә төшкәннәр. Бу эшкә механизатор­лар Рәвит Шакиров, Айрат Әхмәтшин һәм Сергей Вяткин җәлеп ителгән.

Гомумән алганда, дым капла­туда 15 трактор катнашкан. Рәзил Рузил улы безгә туфракны дис­клау белән мәшгуль механизатор­ларны исемләп әйтте. Алар Илфак Газетдинов, Радик Әхәтов, Фәрит Асылгәрәев һәм Дамир Хәбибуллин.

Туфракны культивацияләү белән Раил Асылгәрәев, Рамил Басыйров, Азат Нуруллин һәм Фәрит Асылгәрәев шөгыльләнгән. Ә чәчү эшләрен Алмаз Сәгадиев, Александр Чернышев, Камил Тәрҗимәнов алып бара.

Хуҗалык чәчү сезоны башла­ныр алдыннан бодайның «башкир- ская-28», арпаның«памятиЧепелева» кебек яңа сортларын кайтарган. Хәер, үзләре дә башка хуҗалыкларга ор­лык саткан. Рәзил Рузил улы әйтүенчә, борчакның «памяти Хангильдина», бодайның «архат» һәм арпаның «Саша» сортларына сорау зур булган.

Барлык орлыклар да (бу 780 тонна) алдан агулап куелган. Бу эшне Флүр Нурмөхәммәтов башкарган.

Чәчүлекләрне өстәмә тукланды­ру өчен хуҗалык 320 тонна ашлама туплаган. Шулай ук быелгы авыл хуҗалыгы сезоны башлануга биредә яңа культиватор - «FEAT» КПК-8.5 чәчү комплексы сатып алганнар.

Чәчү кампаниясендә Башкортстан аграр технологик колледжы сту­дентлары Булат Насретдинов, Ренат Сәлимов һәм Павел Шеклашвили да катнаша. Егетләр, остазлары янында эш тәҗрибәсе туплый. Алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.

Хуҗалыкта, элеккечә, басу эшләрендә катнашкан барлык ме­ханизаторлар да түләүсез ике тапкыр ашатыла, азык басуга китерелә.

Ә без аларга билгеләнгән план­нарын тормышка ашыру өчен бары тик сәламәтлек кенә телибез!..

Фотода: Баш агроном Рәзил Вилданов.



Читайте нас: