Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
22 апрель 2020, 13:15

Чәчү вакытында тәмамланыр

Кем-кем, ә авыл эшчәннәре, бернигә дә карамастан, үзләренең хезмәт бурычларын үтәми булдыра алмый. Басу һәм фермалардагы эшне дистанцион башкарып булмый. Шуңа да алар өчен иң мөһиме - барлык хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү.

Кем-кем, ә авыл эшчәннәре, бернигә дә карамастан, үзләренең хезмәт бурычларын үтәми булдыра алмый. Басу һәм фермалардагы эшне дистанцион башкарып булмый. Шуңа да алар өчен иң мөһиме - барлык хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү. «Игенче» җәмгыяте механизаторлары да, басуда беркем белән аралашмауга карамастан, саклану битлекләре белән тәэмин ителгән. һәм бу дөрес тә.

Хәзер безгә бөртекле культуралар чәчүне сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу мөһим, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Рифат Ибраһимов. - Тәү чиратта борчак һәм арпаны чәчә башладык, алар өчен 300 һәм 600 гектардагы мәйданнар бүленгән. Әлеге вакытта уҗым культураларын аммиак селитрасы белән өстәмә тукландыру бара. Бер гектарга физик авырлыкта 1 центнер ашлама кертелә. 1200 гектарлы уҗым басуының 300 гектарында эш башкарасы калды. Гәзитнең алдагы саны чыкканчы, бу эш тәмамланыр дип уйлыйбыз.

Рифат Зәки улы бөртеклеләрнең быел игеләчәк яңа сортларына да тукталды. Бу - бодайның «архат», арпаның «Саша», уҗым бодаеның «башкирская» сортлары.

Арпа чәчүдә Рафаил Хәнәфиев, борчак басуында - Александр Ерофеев эшли. Уҗымнарны өстәмә тукландыру белән Альфред Әбүбәкиров һәм Сергей Вар­ламов мәшгуль.

Бу атнада биредә көнбагыш, карабодай һәм соя чәчә башлаячаклар.

Ә механизаторларга вакытында тукла­ну өчен тәмле һәм кайнар ашны басуга китерәләр. Монда Гөлназ Исламгалиева җаваплы.

Быел хуҗалыкта шулай ук яңа «СЗ-5.4» чәчкече, «Чулпан» чапкычы һәм басуларга органик ашлама тарату өчен «Хозяин» сиптергече сатып алганнар. Күрүебезчә, хуҗалык үсештә.

Мөгаен, илебездә чәчү кампаниясе шундый катлаулы хәлләрдә күптән үткәне булмагандыр. Тик, ничек кенә булмасын, эш бара. Авыл эшчәннәре планлаштырылганны вакытында башкарып чыгар дигән өметтә калабыз.

Фотода: Механизатор Александр Ерофеев

Читайте нас: