Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
АГРОСӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ
17 апрель 2020, 15:50

Икмәкне авыл бирә

Коронавирус пандемиясе кул кушырып өйдә утыру өчен сәбәп түгел, ә авыл эшчәннәре моңа бөтенләй юл куя алмый. Әле безнең игенчеләр актив рәвештә басу эшләрен алып бара, ә терлекчеләр ферма­да көндәлек эшләре белән мәшгуль. Чөнки илнең азык- төлек хәвефсезлеге нигездә аларга бәйле. Икмәк, сөт, ит авылдан килә...

Коронавирус пандемиясе кул кушырып өйдә утыру өчен сәбәп түгел, ә авыл эшчәннәре моңа бөтенләй юл куя алмый. Әле безнең игенчеләр актив рәвештә басу эшләрен алып бара, ә терлекчеләр ферма­да көндәлек эшләре белән мәшгуль. Чөнки илнең азык- төлек хәвефсезлеге нигездә аларга бәйле. Икмәк, сөт, ит авылдан килә...

Дүшәмбе көнне без Киров исемендәге токымчылык заводында булдык. Бу ва­кытка биредә туфракта дым каплатуны тәмамлаганнар иде, шулай ук 600 гектар мәйданда уҗым культуралары өстәмә тукландырылган, ә чәчүгә кировлылар 1 апрельдә үк төште. Әле хуҗалыкта арпа, борчак, солы чәчәләр. Бөтен орлыклар да, гадәттәгечә, алдан агу­лап куелган.

Безнең механизаторлар яхшы эшләүгә йөз тота. Барлык язгы басу эшләрен дә бердәм алып бару һәм кыска срокларда башкарып чыгу зарур, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ганиев. - Барысы да аңлый, хәзер һәр сәгать кадерле.

Механизатор Айрат Хәмзин борчак чәчүдә эшли, Рәвис Шәйхетдинов, Илдар Хәлиуллин - арпа басуында, Фаат Муксинов, Винарис Нәбиев басуларга борчак орлыгы ташый, ә Рәвис Ногманов культивациядә. Әйтергә кирәк, барысы да уртак эшкә зур тырышлык сала.

Хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторларга яшьләрне, биредә практика үтүче Дүртөйле күппрофильле колледж укучылары Ремил һәм Рәфил Мөхәммәтвәлиевларны, Рәмзил Ибраһимовны беркеткәннәр. Басу эшләрендә катнашып, алар эшкә өйрәнә, тәүге тәҗрибәләрен туплый. Без хуҗалык­ка килгәндә алар борчак чәчүдә механи­затор Айрат Хәмзин янында эшлиләр иде. Өлкәннәр янында эшкә өйрәнүләре яхшы, тиздән үзләре үк басуга чыгар, иген игәр дип ышанабыз. һәм, ихтимал, киләчәктә алар да кемгәдер остаз булыр әле.

Без исә авыл эшчәннәренең тырышлы­гы мул уңыш белән җавап бирсен дигән теләктә калабыз.

Рәвис Ногманов.

Беренче фотода механизатор Айрат Хәмзин.

Читайте нас: